Accessibility links

Кайнар хәбәр

Türkvizyon 2014 Халыкара телевизион җыр бәйгесендә Казакъстан вәкиле җиңде


Жанар Дугалова
Жанар Дугалова

Казанда 21 ноябрь кичендә Türkvizyon 2014 Халыкара телевизион җыр бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Казакъстаннан Жанар Дугалова беренче урынны алды.

Финалда 15 җырчы: Татарстан, Башкортстан, Кырым, Мәскәү, Азәрбайҗан, Болгарстан, Босния һәм Һерцеговина, Иран, Казакъстан, Кыргызстан, Македония, Төрекмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Якутия вәкилләре чыгыш ясады.

Бәйге шартларына күрә, җиңүченең клибын Төркиянең халыкара ТМV ТV каналы ел буе күрсәтеп торачак. Бу каналны дөньяның 12 илендә 100 миллион кеше карый. Акчалата бүләк тә бирелә.

Татарстаннан Айдар Сөләйманов "Атлар чаба" дигән җырны башкарды. Ул ярымфиналда иң күп тавыш җыйган иде. Финалда ул икенче урынны алды. Башкорстаннан "Заман" төркеме өченче булды.

Türkvizyon 2015 Халыкара җыр бәйгесе Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә узачак. ТӨРКСОЙ оешмасының даими шурасының Казанда узган 32нче утырышында Мары 2015 елга "Төрки дөньяның мәдәни башкаласы" итеп сайланды.

XS
SM
MD
LG