Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чех һава юллары” ширкәте киләсе елга Казанга очышлар башламакчы


«Чехия һава юллары” ширкәте 2015 елдан 29 мартыннан Прага-Казан очышларын башларга җыена. Ширкәтнең веб сәхифәсе хәбәр итүенчә, Чехиядән Татарстанга очышларның әлегә җәй айларында, 22 октябрьгә кадәр булуы каралган.

Шул җәйге җәдвәлдә билгеләнгәнчә, Прагадан Казанга очкыч 22.05 сәгатьтә очып китәчәк һәм Казанга 02.40-та килеп җитәчәк, кире 03.35-тә очып китеп, Прагага җирле вакыт белән 06.15-тә киләчәк. Очышлар атнасына ике тапкыр булыр дип планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG