Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда укытучылар һәм табиблар күпме акча ала?


Хезмәт хаклары турында Татарстанстат бер төрле мәгълүмат бирә, Азатлык белән сөйләшкән укытучылар һәм табиблар бөтенләй башка саннар әйтә.

Русия президентының "Май ае фәрманнары"на карамастан, табибларның һәм укытучыларның хезмәт хаклары 2015 елда артмаска охшап тора, чөнки Русия финанс министрлыгы 2015 елда бюджеттагыларның хезмәт хакларын күтәрү өчен төбәкләргә бирелә торган акчаны киметергә җыена.

2014 елда акчаларны арттыруга һәм бюджеттагыларның хезмәт хаклары өчен 120 миллиард сум бүленергә тиеш булса, 2015 елның бюджет өлгесендә моңа 80 миллиард сум гына каралган.

Владимир Путин өченче мәртәбә президент булып утыргач та имзалаган "Май фәрманнары"на күрә, 2012 елдан укытучыларның хезмәт хаклары төбәктәге уртача хезмәт хакы кадәр булырга һәм аннан түбән төшмәскә, ә 2018 елга исә мәдәният хезмәткәрләре һәм көллият укытучыларының акчалары да шул дәрәҗәгә җитәргә, табибларның, югары уку йортлары укытучыларының, фәнни хезмәткәрләрнеке уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югарырак булырга тиеш иде. Илдә аз-азлап кына булса да укытучыларның, табибларның акчаларын арттырырга ниятләделәр, әмма Русия җитәкчелегенең бу планы көрчеккә төртелер кебек күренә.

Шулай да Путинның сер бирәсе килми. Ул финанслауның өчтән икегә генә калачагы билгеле булып, мәгълүмат чараларында бу хакта язмалар күренә башлагач, Бөтенрусия халык фронты оештырган чарада чыгыш ясап, үзенең "Май фәрманнары" дәрәҗәсен төшермәскә чакырды. Шул ук вакытта Путин, мөгаен, алга таба тагын да көчлерәк финанс кыенлыклары булу мөмкинлеген күз алдында тотып: "Бөтен йогынтыны да, тышкы вазгыятьне, агымдагы икътисади вазгыятьне дә исәпкә алырга, реалистлар һәм прагматиклар булырга кирәк", диде.

Татарстанстат саннары һәм чынбарлык

Татарстанстат (Татарстандагы статистика идарәсе) Азатлыкка республикада уртача хезмәт хакларының 27 мең сумнан артканлыгын, ә мәгариф хезмәткәрләренеке 33 мең 700 сумга якынлашканын белдерде. Әлеге сан җәй уртасы күрсәткече. Татарстанстат мәгълүматларына күрә, мәктәп укытучылары уртача 34 мең сум, балалар бакчалары хезмәткәрләре 28 мең сум акча ала.

Казанның Мәскәү районындагы 105-нче балар бакчасында эшләүче бер хезмәткәр уртача хезмәт хакыгыз 28 мең сум мени дигән сүзләрне ишеткәч, безне мыскыл итү бит бу, бу саннар кеше көлкесе диде. Басым булмасын дип ул исемен язмауны үтенде.

Аның сүзләренчә, әлеге балалар бакчасында тәрбияче-педагог аена кулына уртача 16-17 мең сум акча ала һәм күрше тирәдәге бакчаларда да шул ук хәл. Кечкенәләр тәрбиячесенең хезмәт хакы 8 мең 200 сум тирәсе.

Казандагы 143-нче мәктәп укытучысы да Татарстанстат саннарын "күктән төшкән" дип бәяләде. Аның сүзләренчә, 20 ел мәктәптә эшләгән укытучы бер ставкага (атнасына 18 сәгать) сыйныф җитәкчесе өчен һәм башка өстәмә түләүләрне дә кертеп, кулына бер айга уртача 16 мең сум тирәсе акча ала.

Гади мәктәптә һәм гимназиядә укытучыларның хезмәт хаклары төрле. Авыл укытучыларына да 25%ка кадәр өстәмә түләүләр каралган. Азатлык Кукмара районы Зур Сәрдек авылындагы гимназиядә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары белән кызыксынды. Андагы укытучы сүзләренчә, 10 елдан артык эш стажы булган укытучы дәфтәр тикшерү, кабинет, сыйныф җитәкчесе, категория өчен һәм башка түләүләрне дә кертеп 18 сәгатькә уртача 25 мең сумга кадәр акча ала. Бу республикада мәгариф хезмәткәрләренең рәсми рәвештә күрсәтелгән уртача хезмәт хакыннан сигез мең сумга кимрәк булып чыга.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Югары уку йортларында эшләүчеләргә килсәк, Татарстанстат аларның уртача хезмәт хакын 41 мең сумга якын итеп күрсәтә. Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев соңгы айларда 30 меңнән артыграк акча алган. "Минем хезмәт хакым башка доцентларга караганда югарырак, чөнки докторлык өчен өстәлә, ди ул. Аның сүзләренчә, КФУда фәнни дәрәҗәләре булмаган хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 10-11 мең сум.

Шул ук вакытта КФУ ректоры Илшат Гафуровның 2013 елда керемнәре 5,9 миллион сум булган. Айга 500 меңгә якын дигән сүз бу. 2012 елда аның керемнәре 5,6 миллион булган. Шул ук вакытта Гафуров быел май аенда "Вечерняя Казань"га хезмәт хакының ел саен 20%ка кими баруын белдерде.

2013 елда Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның кереме 2,7 миллион сумга якын булган. 12 айга бүлгәндә 225 мең сум туры килә.

Сәламәтлек саклауда рәсми һәм хезмәткәрләр әйткән саннар аерыла

Татарстанстат республикада табибларның уртача хезмәт хакы 26 мең сум, шәфкать туташларыныкы 20 мең сум, санитарларныкы 13,5 мең сум дип белдерә.

Татарстан наркология хастаханәсендә шәфкать туташлары айга уртача 12-13 мең сум акча ала. Табибларның хезмәт хаклары 15 мең сум тирәсе. "Бездә күп кенә табиблар 1,5 ставкага эшли һәм аларның аена 22 мең сум тирәсе чыга, ә җыештыручылар 7-8 мең ала", дип белдерде әлеге хастаханәдә эшләүче ханым.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы исә бөтенләй башка саннар бирә. 2014 елның 1 октябренә табибларның уртача хезмәт хакы 37 мең, шәфкать туташларыныкы 21 мең, кече медицина хезмәткәрләренеке 14 мең сум булды дип белдерелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин 2013 елда 1 миллион 800 мең сумнан артыграк акча эшләгән, ягъни айлык кереме 150 мең сум тирәсе булган.

Азатлык радиосы Татарстандагы әлеге ике министрлыкка да министрларның айлык хезмәт хаклары күпме дигән сорау юллаган иде. Алар хөкүмәт порталындагы министрлыклар сайтыннан еллык керемнәрен генә карарга тәкъдим итте.

Татарстандагы түрәләрнең айга күпме акча алуы шулай да сер итеп саклана. Узган елның 25 октябрендә Дәүләт шурасы "Татарстанда дәүләт хезмәтендәгеләр" канунын үзгәртеп министрларның айлык хезмәт хакын республика президенты хәл итә торган тәртип кертте.

XS
SM
MD
LG