Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кибетләрендә татар теле ишек төбеннән ары узмаган


Казан кибетләрендә татар теле ишек төбеннән узмаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Казан кибетләрендә татар теле ишек төбеннән узмаган

Азатлык хәбәрчесе Казандагы "Бәхетле", "Пятерочка+", "Эдельвейс", "Магнит" кибетләрендә татар телендә язулар табарга тырышты, әмма нәтиҗәләр ике теллелек файдасына түгел.

Татарстандагы ике дәүләт теле кулланылышын без күптән түгел ИКЕА кибете мисалында караган идек. Бу юлы Казан халкы көн саен азык-төлек алган "Бәхетле", "Пятерочка+", "Эдельвейс", "Магнит" кибетләрендә видеокамера белән йөреп кайтырга булдык. Ләкин бу гамәл беренче карашка гына гади, җиңел күренгән икән. Гадәти көннәрне ризык алырга кергәндә кибет эчендә күпме йөрисең килә, шуның кадәр йөрсәң, алдан әйтеп киткән кибетләрдә камераны күрүгә саклык хезмәте ярдәмендә ишеккә таба озаттылар. Алай да булдыра алганча кибетләрнең тышын, эчендәге язуларны төшерергә тырыштык. "Пятерочка+" кибетенә аерым рәхмәт, аларда кибет эчендәге язуларны күбрәк өйрәнә алдык.

Республикадагы телләр кулланышы "Бәхетле", "Пятерочка+", "Эдельвейс", "Магнит" кибетләренең урамдагы эш вакыты язулары рус һәм татар телендә булса, татар теле шул ишек төбеннән ары эчкә үтә алмаган. Барлык тауарлар, аларның бәяләре, ташлама, акция игъланнары барысы да рус телендә. Татарча белүче сатучылар белән ике телдә сөйләшеп булса, русча гына аңлаучылар татар телле кулланучыны аңларга да теләмиләр, "По татарски непонимаю" дип кырт кисәләр, ничек аңлата аласың, шулай аңлат. Азык-төлек алмыйча китсәң дә исләре китмәячәк.

Ике ай чамасы элек без Татарстанда дәүләт телләре кулланылышын ИКЕА кибете мисалында караган идек. Ул вакытта анда да татар теле санга сугылмый иде. Бүген алар бер төркем татар җанлы егет-кызлар ярдәмендә игъланнарын ике теллегә үзгәртә башладылар. Мөгаен "Бәхетле", "Пятерочка+", "Эдельвейс", "Магнит" кибетләре дә махсус хатлар көтәләрдер.

XS
SM
MD
LG