Accessibility links

Кайнар хәбәр

Регина чибәрләр бәйгесендә Удмуртия татарлары тормышы белән таныштырачак


Регина Хаҗиева (уртада)
Регина Хаҗиева (уртада)

7 декабрьдә Мәскәүдә үтәчәк "Татар кызы" бөтенрусия фестивалендә Удмуртиядән Регина Хаҗиева катнашачак.

Регина Хаҗиева инде Мәскәүдә, ул беренче тапкыр үтүче "Татар кызы" фестивалендә катнашачак. Регина беренче сайлап алу турында җиңү яулады. Регина сүзләренчә, фестивальдә Кырымнан, Самар һәм Русиянең башка төбәкләреннән унтугыз татар кызы булачак.

Регинанын милли киемен дуслары сокланып карый
Регинанын милли киемен дуслары сокланып карый

Фестивальгә әзерлек берничә ай дәвамында бара инде. Регина туганнары, дуслары белән аңа нык әзерләнгән. Татар теле дәресләренә йөргән, биюләр өйрәнгән. Фестиваль таләпләре буенча кызлар үз төбәгендәге татарларның һәм башка халыкларның гореф-гадәтләре, милли киемнәре белән таныштырырга тиеш. Шуңа да Регина удмурт милли костюмнарын алган. Әлеге фестивальдә катнашу өчен бик матур татар милли костюмын теккән. Күлмәгенең нигезендә борынгы татар костюмы. Аңа заманча үзгәртмәләр керткән. Баш киемен үзе бизәгән – биредәге 400ләп ташларны калфагына Регина үзе ябыштырган.

Регина Хаҗиева Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышы белән таныштырырга тиеш. Ул сәламне шагыйрь Ринат Батталов язган шигъри юллар белән дә җиткерәчәк.

Регина Хаҗиева
Регина Хаҗиева

Регина - Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән. Бүген ул Ижау дәүләт техник университетында икътисад фәннәрен укыта. Үз эшен бик яратып башкара. Диссертация яза. Фән белән шөгыльләнүдән тыш биергә ярата. "Иман" татар яшьләре әгъзалары оештырган “Сәйлән” ансамблендә бии. Мәскәүдә башка төбәкләрдән килгән кызлар белән танышып, алардан үз региннарындагы татарларның гореф-гадәтләре белән танышырга, күбрәк мәгълүмат тупларга нияте.

XS
SM
MD
LG