Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада сайлаудан соң коалиция төзеләчәк


Кишиневта сайлау комиссиясе, 2014 елның 30 ноябре
Кишиневта сайлау комиссиясе, 2014 елның 30 ноябре

Молдовада якшәмбе көнне узган парламент сайлауларының беренче нәтиҗәләре бер фирканең дә хөкүмәт төзер өчен җитәрлек тавыш җыя алмаганын күрсәтә. Европа Берлегенә якын Либерал-демократлар, Демократик һәм Либерал фиркаләр 44% чамасы тавыш алган.

Русия яклы социалистлар 22%, Коммунистлар 40% чамасы тавыш җыйган. Тавыш бирергә хокукы булган халыкның 56% сайлауга килгән.

Молдова хөкүмәте быел Европа берлеге белән ассоциация килешүенә кул куеп үз ватандашлары өчен Европа илләренә визасыз йөрү мөмкинлегенә ия булды. Европа Берлеге Молдовада коррупциянең югары булуы турында кисәтеп килә.

Русия быел Молдованың кайбер товарларын үзендә сатуны тыйды. Бу үз чиратында Молдованың икътисадына зыян китерде.

XS
SM
MD
LG