Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмәнең "Башнефть" акцияләрен дәүләткә кайтару карары көчкә керә


Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенең "Башнефть" акцияләрен "Система" акционерлык финанс корпорациясеннән алып дәүләткә кайтару карары дүшәмбе көчкә керә. Бу хакта әлеге вазгыять белән таныш чыганак "Интерфакс"ка белдергән.

"Система" нефть ширкәте акцияләрен 2009 елда сатып алган булган. Баш прокуратура ул чактагы алыш-бирешнең "дәүләт милкен хосусыйлаштыру кагыйдәләрне бозып" оештырылган булуын белдерде.

Белгечләр "Башнефть" акцияләре "Система" корпорациясеннән кире алыначагы шик тудырмый, дигән иде.

XS
SM
MD
LG