Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары Собяниннан татар чәй йортын җимермәүне сорый


"Чәй-бар Казан"
"Чәй-бар Казан"

Мәскәү татар-мөселман яшьләре шәһәр башлыгы Сергей Собяниннан башкалада урнашкан "Чәй-бар Казан" чәй йортын җимертмәүне сорап мөрәҗәгать белән чыкты.

2009 елда ачылганнан бирле "Чай-бар Казан" Мәскәүдә яшәүче татар-мөселманнарның җыелу урыны булып тора. Монда яшьләр өчен, балалар һәм өлкән буын кешеләре өчен төрле чаралар уза. Шунысы әһәмиятле, бу урын шәһәр яшьләренә хәмерсез, "дөрес" ял итү мөмкинлеге бирә.

"Чай-бар “Казан" урнашкан бина аның хуҗасы тарафыннан үз белдеге белән, рөхсәтсез төзелгән, хәзер бина җимерелергә тиеш, дигән мәхкәмә карары бар. Мәскәү татарлары Собяниннан бу карарны үзгәртүен, яисә татар чаралары уздырырга башка урын табарга ярдәм итүен сорый.

4 декабрьдә татарларның мөрәҗәгате "Авааз" сайтында петиция рәвешендә урнаштырылды. Берничә көндә мәрәҗәгатькә 300дән артык кеше кушылган. Аларның саны 1000гә җитәргә тиеш.

Мәскәү шәһәренең Тугызынчы арбитраж аппеляцион мәхкәмәсе 24 ноябрьдә Сигнальный проезд, 9Б адресында урнашкан бинаны сүтәргә дигән карар чыгарды. Бина хуҗасы карарны бу ел ахырына кадәр тормышка ашырырга тиеш. Ә бу бинаны "Чай-бар “Казан" озак вакытка арендага алган. "Бинага хуҗа булу турында таныклык бар, һәм моңа кадәр булган мәхкәмә карарлары аны сүтәргә дигән таләпне кәнәгатләндермәде", дип билгеләп үтә петиция белән чыгучылар.

Чәй йортында атна саен милли һәм дини чаралар уза, монда хатын-кызлар җыела, милли җыр бәйгеләре үтә. IQ-клуб кысаларында интеллектуаль уеннарда күпсанлы белемле һәм сәләтле яшьләр катнаша. Ял көннәрендә монда балалар татар телен өйрәнә, алар өчен иҗат итү, аралашу, гимнастика дәресләре уза. Ел саен Икенче дөнья сугышы ветераннары чакырылып, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелә.

"Мондый чаралар ярдәмендә яңа гаиләләр туа, дуслык җепләре ныгый, милләтара һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр яхшыра, татар теле саклана, сәламәт яшәү рәвеше яшьләр арасында таратыла", дип ассызыклый Мәскәү татарлары.

"Чай-бар “Казан" күпсанлы яшьләр проектларын үз канаты астына алды, һәм моны түләүсез эшли. Сездән бу урынны саклап калуыгызны үтенәбез. Татар-мөселман халкына алга таба да милли һәм дини кыйммәтләрне үстерүдә, сәламәт яшәү рәвешен, традицион гаилә кыйммәтләрен һәм җәмгыятьнең интеллектуаль үсешен пропагандалауга мөмкинлекне саклап калырга ярдәм итүегезне сорыйбыз, диелгән Собянинга мөрәҗәгатьтә.

"Бина җимерелсә, Мәскәү хакимияте татарларның 5 ел эчендә башкарылган эшен, тупланган тәҗрибәсен юк итәчәк. Җимерү җайлы, ә менә яңадан торгызу, төзү – кыен эш", дип билгеләп үтелә петициядә.

Ә инде бинаны саклап калу һич тә мөмкин түгел икән, яшьләр карарны тормышка ашыруны бу уку елының ахырына кадәр кичектереп торуны сорый. "Балаларга һәм яшьләр проектларына уку елын тәмамларга мөмкинлек бирергә, ә ветераннарга чираттагы бәйрәм чарасын уздырып өлгерергә иде. Аларның башка барыр урыннары юк. Бина сүтелгән очракта, аның урынына башка бина табарга үзегезнең ярдәмегезне күрсәтсәгез иде", дип үтенә Мәскәү татарлары.

XS
SM
MD
LG