Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары көнендә Мәҗлес вәкиле Әхтәм Чигөздән сорау алалар


Әхтәм Чигөз
Әхтәм Чигөз

Дөньяда кеше хокуклары көне билгеләнгәндә кырымтатарларга быел урам җыены оештырырга рөхсәт ителмәде. Чараны оештыручыларга кичә ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура вәкилләре бер кафеда "кисәтү" укыды. Активистлар бүген барыбер шәһәр үзәгендә җыелачакларын белдерде. Мәҗлес әгъзасе, Кеше хокуклары комитеты координаторы Эскендер Бариев активистлар даими рәвештә күзәтү астында диде.

"Бүген безгә урам җыены тыелу турындагы кәгазьне шулай кафеда утырганда килеп укулары артыбыздан күзәтү булганын, телефонаннарның тыңлануын күрсәтә. Менә бу шартларда безгә Халыкара кеше хокуклары көнен уздырырга да бирмиләр", дип язган ул үзенең Фейсбук сәхифәсенә.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чигөз Русия тикшерү комитетының Кырым идарәсенә сорау алуга чакырылган.

Чигөз сөйләшүгә теләп барачагын, әмма бернинди дә кануныйлыкка ышанмаганын белдерде. Очрашуның темасы 2014 елның 3 маенда Әрмәни базардагы "чик буенда" Мостафа Җәмилевны каршы алырга бару булачак дип көтелә.

Билгеле булганча Мәскәүдә Акмәчеткә китүче очкычка кертелмәгән Җәмилев Кырымга машинада килгәч аны, соңырак Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны кертмәделәр. Икесенә дә Кырымга биш елга керү тыелу турында документ күрсәтелде. Прокурор Наталья Поклонская Чубаровны "экстремистик эшчәнлек алып бару тыела" дип кисәтте һәм Мәҗлесне юк итү белән янады. Шуннан бирле ул көнне Җәмилевне каршы алырга барган дистәләгән кешегә мәхкәмәләр булды, штрафлар салынды.

XS
SM
MD
LG