Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Сөләйман: "Беренче җырым "Алмагачлары" иде"

Айдар Сөләйман: "Урындыкка басып шигырь сөйләүләр әле дә истә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:58 0:00

"Абыем миннән матуррак җырлады, миндә дә моң бар иде, абый ул юлдан китмәде, ә мин инде тормышымны җыр белән бәйләдем", ди Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйман.

"Калеб" яңа буын яшьләр хәрәкәте декабрь башында югары сәнгатьтә үзен күрсәткән егет-кызлар белән очрашуларын дәвам иттерде. 6 декабрьдә Камал театрының кече сәхнәсендә үткәнендә Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйман кунакка килгән иде.

"Нык дулкынлансам, җырлап алырмын. Үзем турында бик сөйләшергә яратмыйм. Мин бик оялчан малай", дип шаяртып башлады сүзен Айдар Сөләйман. Кичәгә аның иҗатташ дуслары, укытучылары, якыннары, аның иҗаты белән кызыксынган кешеләр килде.

"Айдарның дулкынлануы, җырларында агылган моң, мөлаем елмаюлы йөзе бу кичәдә искиткеч уңай атмосфера тудырды", диде "Калеб"ны оештыручы Гүзәл Сәгыйтова.

Айдар Сөләйман җырлы-моңлы гаиләдән икән. Дүрт яшеннән әнисе "Алмагалары" җырын өйрәткән, абыйсы да җырлаган.

"Урындыкка басып шигырь сөйләүләр, абыем белән дуэт башкарулар барысы да истә. Абыем миннән матуррак җырлады, миндә дә моң бар иде, ә абый ул юлдан китмәде, мин инде тормышымны җыр белән бәйләдем", ди ул.

Җырчы 11нче сыйныфта иҗат белән тамак туйдырып булмый дип уйлаган. Шуңа да ул тормыш юлын юридик белем алып, иҗаттан ерак өлкә белән бәйләмәкче булган. Ләкин җыр-моңга битараф булмау, Айдарның холкына хас иҗадилык Казан музыкаль мәктәбенә алып килгән. Инде бүген күп конкурслар лауреаты, төрле фестивальләр җиңүчесе егерме алты яшьлек Айдар Сөләйманов иҗат кешесе булып та яшәп, тормыш итеп була дип саный.

"Мюзикл өчен туган артист", дип бәяли аны "Алтын Казан" мюзиклының режиссеры Михаил Панджавидзе. Бу өлкәдә аеручы уңышлы чыгышлары Айдар Сөләймановның бүгенге татар сәхнәсендәге чуарлыктан аерып торган бер үзенчәлекле ягы, диләр аның иҗатташ дуслары. Аңа Казан консерваториясендә укыган чорларында музыкаль театр жанрларындагы рольләр башкарырга туры килгән.

Казан консерваториясендә уку елларында Айдар опера студиясендә куелган Чайковскийның "Евгений Онегин" операсында катнашкан. 2007 елда Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамблендә, кастинг нәтиҗәләре буенча, Радик Сәлимовның "Җиде энҗе" этно-мюзиклына баш рольгә билгеләнгән. Эльмир Низамовның "Алтын Казан" рок-операсында да, бу елның август аенда куелган мюзиклда да төп рольләрнең берсен Айдар башкарган.

Ул әнисенә бик рәхмәтле, сәхнәдән "Әниемә" дигән җырны яңгырату баланың анага олы рәхмәте булып яңгырады. Сүзләре Бикә Рәхимова тарафыннан язылса, музыкасы Айдарның дусты, бу кичәдә шулай ук актив катнашкан, күп җырларының көй авторы, композитор Эльмир Низамов. Җырда чыннан да, Айдарның балачактан ук килгән моңы, әти – әнисе, туганнарына чиксез рәхмәте агылды.

Айдар Сөләйманның иҗат кичәсе аңа быел танылу алырга ярдәм иткән "Атлар чаба" җыры белән тәмамланды. Җыр сүзләре авторы Ринат Харис үзе дә бу кичәдә катнашып Айдарның иҗатын югары бәяләде. "Калеб" әйдаманы Гүзәл алга таба да шундый талантлы яшьләр, югары сәнгатьнең яңа буын вәкилләре белән таныштырып, очраштырып барырга ниятен әйтте.

Җырчы Айдар Сөләйманов "Калеб"челәр белән очрашты

Айдар Сөләйманов балачак вакытында җырлавын искә алды
1/12 Айдар Сөләйманов балачак вакытында җырлавын искә алды
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Айдарның абыйсы Руслан аннан яхшырак җырлаган
2/12 Айдарның абыйсы Руслан аннан яхшырак җырлаган
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Айдар Сөләйманов мөгаллиме Гөлнара Мурзиева белән
3/12 Айдар Сөләйманов мөгаллиме Гөлнара Мурзиева белән
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Айдар иҗат кичәсендә ихластан сөйләргә тырышты, вакыт-вакыт көлеп елмаеп каушавын күрсәтмәскә тырышты
4/12 Айдар иҗат кичәсендә ихластан сөйләргә тырышты, вакыт-вакыт көлеп елмаеп каушавын күрсәтмәскә тырышты
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Айдар Сөләймановның мөгаллиме, җырчы Гөлнара Мурзиева
5/12 Айдар Сөләймановның мөгаллиме, җырчы Гөлнара Мурзиева
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Җырчы Айгөл Хисмәтуллина
6/12 Җырчы Айгөл Хисмәтуллина
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Шагыйрә Эльвира Һадиева һәм композитор Эльмир Низамов
7/12 Шагыйрә Эльвира Һадиева һәм композитор Эльмир Низамов
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
"Калеб"челәрнең әйдаманы, телевидение алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова
8/12 "Калеб"челәрнең әйдаманы, телевидение алып баручысы Гүзәл Сәгыйтова
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Иҗади тамашачы
9/12 Иҗади тамашачы
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Гүзәл Сәгыйтова белән Айдар Сөләйманов
10/12 Гүзәл Сәгыйтова белән Айдар Сөләйманов
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Айдарның иҗат кичәсенә килгән шагыйрь Ринат Харис яшьләрнең талантларына соклануын белдерде
11/12 Айдарның иҗат кичәсенә килгән шагыйрь Ринат Харис яшьләрнең талантларына соклануын белдерде
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
"Калеб"челәр Ринат Харисның яшьләрчә "селфи" төшерүенә сокланып елмайды
12/12 "Калеб"челәр Ринат Харисның яшьләрчә "селфи" төшерүенә сокланып елмайды
6 декабрьдә Казанда Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" иҗади яшьләр хәрәкәте Türkvizyon 2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов белән очрашты. Бу очрашуда Айдарның иҗатташ дуслары, мөгаллиме, шагыйрьләр, язучылар катнашты.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG