Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Сахаров исемендәге бүләк тапшырылды


Андрей Сахаров
Андрей Сахаров

Бүген Мәскәүдә Журналистларның үзәк йортында Андрей Сахаров исемендә "Журналистика өчен" бүләк тапшырылды. Быел бүләккә "Новая газета", "ИнтерКавказ", "Особая буква" интернет сәхифәләре һәм "Неволя" журналы хезмәткәрләре лаек дип табылган.

14 декабрь Түбән Новгородта танылган галим һәм хокук яклаучы, Нобель бүләге иясе Андрей Сахаров үлеменең 25 еллыгы билгеләнде.

1980 елда Сахаров хатыны Елена Боннер белән Түбән Новгородка җибәрелде. 1979 елда ул совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә ризасызлык белдергән иде. Түбән Новгород, элекке Горький шәһәрендә Сахаров җиде ел яшәде, туганнарының эзәрлекләнүенә протест йөзеннән ике тапкыр ачлык тотты.

Мәскәүгә Сахаров Михаил Горбачев кушуы белән 1986 елда кайтты.

XS
SM
MD
LG