Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Ике аккош" фестиваленә йомгак ясалды

Фестивальдә Чишмә районы җырчысы Айгөл Газиева җиңүче булды

15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.

Чара Фәридә Кудашева башкаруында "Ике аккош" җырының фонограммасын тыңлау белән башланды:

Һаваларда оча ике аккош,
Еракларга китә моңнары.
Киләчәккә аккош юлы булып
Китсен безнең яшьлек еллары.

Аннан соң сәхнәгә чараны оештыручы Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, фестивальнең кураторы һәм бәяләмә төркеме рәисе, Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов һәм федераль милли-мәдәни мохтарият рәисе Илдар Гыйлметдинов күтәрелде. Федераль мохтарият рәисе Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның сәнгатьтә тоткан урыннарын югары бәяләп, аларны барлык дөнья күләмендәге мәшһүр әһелләр дип бәяләде.

Римма Үтәшева бу чарага кадәр 6 декабрь Авыргазыда музыка коралларында уйнаучылар Бәхти Гайсин көйләрен, 29 ноябрь Чишмәдә җырчылар Фәридә Кудашева репертуарындагы җырларны башкарып, бәйге тотуларын искә төшерде. Айдар Галимов бу бәйгенең үзенчәлеге Бәхти Гайсин язган көйләргә Фәридә Кудашева башкарган җырлар буенча булуын әйтеп, төп максатның әлеге ике сандугачның исемнәрен мәңгеләштерү булуын билгеләде. Чишмә һәм Авыргазы районнары җитәкчеләре, башка рәсми кешеләр чыгышы белән кичәнең рәсми өлеше бер сәгать унбиш минутка сузылды. Хәтта Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовка Кудашева, Гайсиннарга багышлап язылган шигырен укырга да вакыт калмаган булып чыкты.

Аннан соң мәдәни өлеш башланды. Кичәдә Авыргазы һәм Чишмә районнарында узган бәйгеләрдә югары урыннарны алучылар, шулай ук бәяләмә төркеме әгъзалары чыгыш ясады. Чара ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Беренче урынга Чишмә районыннан Айгөл Газиева лаек булды. Шулай ук икенче һәм өченче урыннарны алучылар, Ихласлык, Ышаныч, Омтылыш, Өмет дигән номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде.

Уфада "Ике аккош" фестиваленә йомгак ясалды

<ol>
	<li>Айдар Галимов (c), Римма Үтәшева һәм Илдар Гыйлметдинов</li>
</ol>
1/18
  1. Айдар Галимов (c), Римма Үтәшева һәм Илдар Гыйлметдинов
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Рәссам Вәкил Шәйхетдинов Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка Фәридә Кудашева рәсемен тапшыра
2/18 Рәссам Вәкил Шәйхетдинов Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтовка Фәридә Кудашева рәсемен тапшыра
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Бәхти Гайсинның якташлары - Авыргазы районыннан Илдус Карюков һәм Рәмил Мөлеков
3/18 Бәхти Гайсинның якташлары - Авыргазы районыннан Илдус Карюков һәм Рәмил Мөлеков
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Туймазыдан Алия Закирова
4/18 Туймазыдан Алия Закирова
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Башкортстан педагогия университетының &ldquo;Кружева&rdquo; бию төркеме
5/18 Башкортстан педагогия университетының “Кружева” бию төркеме
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Иң зур алкышларга Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Газиев лаек булды
6/18 Иң зур алкышларга Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык җырчысы Идрис Газиев лаек булды
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Бәяләмә төркеме әгъзалары игезәкләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар
7/18 Бәяләмә төркеме әгъзалары игезәкләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Бүздәктән Зөлфия Бәйгелдина
8/18 Бүздәктән Зөлфия Бәйгелдина
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Уфаның 84 санлы татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Вадим Баһаветдинов һәм популяр композитор Роберт Тимербаев
9/18 Уфаның 84 санлы татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Вадим Баһаветдинов һәм популяр композитор Роберт Тимербаев
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Нефтекама педагогия көллияте студенты Айсылу Дускаева
10/18 Нефтекама педагогия көллияте студенты Айсылу Дускаева
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
&ldquo;Кружева&rdquo; төркеме башкаруында татар кызлары биюе
11/18 “Кружева” төркеме башкаруында татар кызлары биюе
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Уфадан бертуган Рушана һәм Рөстәм Янгировлар
12/18 Уфадан бертуган Рушана һәм Рөстәм Янгировлар
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Дүртөйледән бишенче сыйныф укучысы Раил Гыйлемханов
13/18 Дүртөйледән бишенче сыйныф укучысы Раил Гыйлемханов
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Стәрлетамак думбырачысы Сәйдәш Сәсәнбаев
14/18 Стәрлетамак думбырачысы Сәйдәш Сәсәнбаев
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Җиңүче - Чишмә районы җырчысы Айгөл Газиева
15/18 Җиңүче - Чишмә районы җырчысы Айгөл Газиева
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Җиңүчене бүләкләү
16/18 Җиңүчене бүләкләү
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Бәйгенең кураторы &ndash; Айдар Галимов
17/18 Бәйгенең кураторы – Айдар Галимов
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Алдагы фестивальгә кадәр
18/18 Алдагы фестивальгә кадәр
15 декабрь Уфаның "Нур" татар театры бинасында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан беренче тапкыр җырчы һәм баянчылар бәйге-фестивале узды.
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG