Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыр булса кем ярдәм итәр?


Импортка бәяләр сәгать саен артканда кемдер кыйбатлы машиналар алып калырга ашыга, кемдер ипи киптерә. Сез нишлисез?

Сишәмбе көнне Сбербанк кредит бирүне туктатты дигән хәбәр чыккач аның акцияләре кимендә 15% төште. Соңрак Сбербанк бу хәбәрне кире какса да халыкка бу җитә калды. Мәскәүдә чит ил акчасын алмаштыру үзәкләрендә "доллар һәм евро сатмыйбыз" дигән язулар чыкты.

Бу көннәрдә халык булган акчаларын тотып калырга ашыга. Дөньяда 45 мең евро торган BMW машинасын Русиядә 30 меңгә алып була. Шулай ук кешеләр акча арзанайган арада йорт җиһазлары, компьютерларны алып калырга ашыга. Кемдер кышка ит әзерли, ярма, он алып куя.

"Левада" фикер белешү үзәге уздырган бер тикшерүгә караганда, андыйлар, ягъни авыр чорда бары тик үзләренә ышанган кешеләр Русиядә күпчелек икән. Тикшеренү ноябрь аенда уздырылган. Ноябрьдә Азатлык үз сораштыруын оештырган иде. "Рубльдә җыелган акчагыз булса, аның белән ни эшләр, ни алыр идегез" дигән сорауга 50% "җыелган акчам юк" дип җавап бирде.

Бер ай элек сәяси җиңүләр шатлыгы көндәлек авырлыклардан көчлерәк иде. Бүген көндәлек проблемалар алгы планга күчте һәм халык аларны чишүдә беркемгә дә өмет итми.

Аяк киеме, өс киеме, телевизор-суыткыч алып куегыз

Илдә мәчет һәм чиркәүләр күп, алар каршында төрледән-төрле хәйрия оешмалары эшли. Авыр чорда кемнән ярдәм сорар идегез дигән сорауга сораштыруда катнашкан 1600 кешенең бишесе генә аларга мөрәҗәгать итү ихтималын әйткән.

Һөнәр берлекләре кебек иҗтимагый оешмаларның абруе түбән булганга, халык аларга да ышанмый. Алардан 1%тан ким кеше ярдәм сорарга җыена.

Элек эшләгән урыннарда аларны искә алып ярдәм кулы сузучы булыр дип тә ышанучылар бик аз. 100 кешенең икесе генә "ихтимал" дигән.

Дәүләттән ярдәм көтүчеләр дә бик аз. Эшләгән кешеләр арасында 2% кына ярдәм кирәк була калса дәүләттән сорарга җыена. Пенсионерлар арасында сан аз гына югарырак – 6%.

Якын дуслары һәм туганнары ярдәменә 60%, үз көчләренә 70% ышана.

Сез бу көннәрдә нишлисез? Ярдәм кирәк булса кемнән сораячаксыз? Фикерләрегезне Азатлык форумында көтеп калабыз.

XS
SM
MD
LG