Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы "Идел" оешмасы хисап тотты


Кырымдагы "Идел" оешмасы хисап тотты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:15 0:00

Кырымдагы "Идел" оешмасы 21 еллыгын бәйрәм итте

Идел буе, Себер, Урал татарларының Кырымдагы "Идел-Урал" милли үзәгенең 21 еллыгы уңаеннан Акмәчеттә тантаналы чара узды. Анда шулай ук Татарстанның Кырымдагы вәкаләтле вәкиллеге, татарларның "Идел" милли-мәдәни мохтариятенең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Чараны "Идел" милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илмир Тимергалиев оештырды.

Кунаклар арасында Кырым дәүләт шурасы рәис урынбасары Ремзи Ильясов, Кырымның милләтләрара мөнәсәбәтләр, сөргенгә дучар булган гражданнарның эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, Башкортстанның Кырымдагы даими вәкиле Рөстәм Вилданов, Русиянең тышкы эшләр министрлыгының Акмәчеттәге вәкиле Вячеслав Светличный, Бакчасарай администрациясе вәкилләре бар иде.

Шулай ук Акъяр, Ялта, Акмәчет, Кизләүдән татар үзәкләре вәкилләре, Татарстанның, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура, “Кырым” ансамбле җырчысы Әминә Мостафаева, Вилдан Милушев, эшмәкәрләр катнашты.

Чара Татарстан хакында фильмнан башланды, аннары “Идел”нең рәисе, Татарстанның Кырымдагы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Илмир әфәнде Тимергалиев сүзгә чыгып, “Идел”нең башкарган эшләре, шулай ук 2014 елда Кырымда яз көннәре булган вакыйгалар тыныч юллар белән барсын дип Татарстан күп эш итте. Кырымга биш тапкыр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килеп кырымтатар Мәҗлесе, хакимиятләр белән очрашулар үткәреп килеп чыккан вазгыятьне тыныч юл белән хәл итү өчен зур роль уйнаганын сөйләде.

Котлау сүзе белән чыгыш ясаган Кырым дәүләт шурасы рәис урынбасары Ремзи Ильясов, Казан татаралары безнең канкардәшләребез, динкардәшләребез була, диде. Миңа Татарстанда ике тапкыр булырга туры килде һәм мин Татарстанның алга барышына шаккаттым. Шулай ук Татарстанда үз тарихын ничек яратып саклаганнарыны күрдем. Моңа тик сокланырга һәм бу һәммәбезгә үрнәк була ала, диде ул. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашулар, аның Кырымдагы хәлләргә битараф булмавын да искә алды Ильясов.

Шулай ук Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр, сөргенгә дучар булган гражданнарның эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов, Русиянең тышкы эшләр министрлыгының Акмәчеттәге вәкиле Вячеслав Светличный, Бакчасарай администрациясе вәкиле “Идел”не котлап чыгыш ясадылар.

“Идел”нең 2014 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап Илмир Тимергалиев милләттәшләребезне котлау ярлыклары, Татарстаннан китерелгән Колшәриф мәчете рәсеме белән 31 грамм авырлыгы булган көмештән ясалган акчалар да бүләк итте.

Кичә җыр, бию, чәй эчү белән кичкә таба дәвам итте.

XS
SM
MD
LG