Accessibility links

2014 йомгаклары: президентлар да ялгыша


Франциядә чыгучы "Closer" журналы президент Франсуа Олландның мотоциклга утырып сөяркәсе янына йөргәнен фаш итте
Франциядә чыгучы "Closer" журналы президент Франсуа Олландның мотоциклга утырып сөяркәсе янына йөргәнен фаш итте

Узган ел танылган кешеләр арасында уйламыйча ычкындырган сүзләр, үзләрен бөтен дөнья алдында хур иткән чыгышлар һәм гамәлләр булды.

Узып баручы ел тарихка авыр вакыйгалар белән кереп бара. Украина, Сүрия, Эбола, "Ислам дәүләте" сугышчылары...Әмма 2014 елда да президентлар һәм түрәләр, танылган кешеләр арасында уйламыйча ычкындырган сүзләр, үзләрен бөтен дөнья алдында хур иткән чыгышлар һәм гамәлләр булды. Берничәсен бергә искә алыйк.

АКШ президенты Барак Обаманың хәрбиләрне кулына кәгазь стакан тотып сәламләве кискен тәнкыйтьләнде. Бу хәрбиләргә карата хөрмәтсезлек дип бәяләнде.

"Мәйдан курчаклары" дип исемләнгән видеода АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд һәм АКШның Киевтагы илчесе Джеффри Пайеттның телефон сөйләшүе язылган дип фаразлана. Февраль аенда Нуланд Украинадагы кризисны чишү эшләренә җаваплы итеп билгеләнгән иде. Аның тавышына бик охшаган бер хатын-кыз анда Европа Берлеге карашларын сүгеп "F**k the EU" дип әйтә.

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала
Татар халык мәкале

АКШ беркайчан да бу язмадагы тавышның Нуландныкы булганын расламады, әмма "Европадагы партнерлар белән элемтәдә Нуланд торды", дип шушы вакыйгага булган комментарлар өчен гафу үтенде. Украинада хакимият бүлешү турында дүрт минутлык телефон сөйләшүенең тәрҗемәсен видеода карый аласыз.


Сочида Олимпия уеннарына әзерлек барганда BBC хәбәрчесе андагы хәлләрне белеп кайтты. Кичен гей-барда уздырган хәбәрче икенче көнне Сочи шәһәр башлыгы Анатолий Пахомов янына кереп аннан "бездә гейлар юк" дигән сүзләрне ишетте. Видеосы менә монда.

Матур бәйрәмнәр сезгә!

Британиянең элекке премьер-министры Тони Блэр бәйрәм алдыннан әллә арыган, әллә нәрсә шунда. Хатыны Шери азмы-күпме фотога төшәргә әзерләнгән, иренең кыяфәте бәйрәмчә түгел.


"Суытты..."

30 ел бергә яшәгән хатыны Людмиладан аерылган Русия президенты Владимир Путинның ноябрь аенда Кытайның беренче ханымына шәл ябуы зур шау-шу тудырды. Пэн Лиюань шунда ук шәлне салып артында торган ярдәмчесенә бирде. Азия һәм Тын океан илләре хезмәттәшлеге саммитында булган бу вакыйганы туры эфирда Кытай телевидениесе күрсәтте, әмма соңырак ул кадрларны видеодан кисеп алды. Сез ул видеоны карый аласыз.


Ике тапкыр Путинны Кырымга гаскәр җибәрүе һәм аннексия өчен Һитлер белән чагыштырдылар. Британ шаһзадәсе Чарльз Икенче дөнья сугышы ветераны белән ике арада булган сөйләшүдә "Путин Һитлер эшләгәнне эшли" дигән. Русиянең Лондондагы илчелеге аның бу сүзләренә кискен протест белдерде.

Шулай ук ябык ишекләр артында узган бер хәйрия чарасы вакытында Һиллари Клинтон (АКШның элекке беренче ханымы һәм 2016 елда президентлыкка ихтимал намзәт – ред.) "әгәр Путин Кырым аннексиясе сәбәбе итеп андагы урысларны яклау дип әйтә икән – безнең мондый сүзләрне ишеткән бар инде, Һитлер 30нчы елларда шуларны эшләде" дип әйткән. Соңрак бу сүзен ачыкларга теләп, Клинтон, "мин чагыштырмыйм, әмма инде кулланылган бу тактикадан сабак алырга киңәш итәм", диде. Путин бу хәлгә "хатын-кыз белән бәхәсләшмәү яхшырак" диде.

"Французча"

Франция президенты Франсуа Олланд үзен мотоциклда төшереп бастырган рәсем өчен "Closer" журналын мәхкәмәгә бирү белән янады. Журнал хәбәрчеләре президентның мотоциклга утырып сөяркәсе актриса Жули Гайе янына йөргәнен ачыклаган. Ул чакта бергә яшәгән иптәше Валери Триер-Вейлер җәнҗал вакытында хастаханәгә ятты, соңырак алар аерылышты.

Декабрь аенда Олланд өчен тагын бер уңайсыз фото чыкты. Президент Казакъстаннан килгән бүләкне киеп рәсемгә төшкән, ул рәсемне беркайда да бастырмаска сораган. Мондый рәсемне таратмыйча түзеп буламени?

Спорт дөньясы

Елның иң зур ике спорт вакыйгасында да кызыклы хәлләр булды. Сочи Олимпия уеннары ачылышында Олимпия боҗраларының бишенчесе бөтен дөнья күз алдында ачылмады. Соңныннан чараның ачылышын күрсәткән Русия телевидениесе ачылмаган боҗраны репетициядә ачылган боҗрага алмаштырып үзен хур итте.


Дөнья футбол беренчелегендә Уругвай такымыннан Луис Суарез Италия уенчысы Джорджио Кьеллинины тешләде. Суарезның алгы тешләрен Кьеллини җилкәсенә батыруын сурәтләгән рәсем футбол беренчелегенең иң мәшһүр фотосына әйләнде. Уругвай спортчысының уен вакытында кемнедер тешләве инде беренче тапкыр гына булмаган икән. Суарезга дүрт ай футбол уйнау тыелды.


Башлар буталды, каләмнәр сынды

Февраль ахырында Украинаның ул чактагы президенты Виктор Янукович Русиягә качты. Дондагы Ростов шәһәрендә журналистлар белән очрашу вакытында аңа "Русия Украинадагы кризисны чишүгә нинди өлеш кертә ала" дигән сорау бирелде. Җавабында ул "Украина безнең стратегик партнерыбыз. Элек тә шулай булган, хәзер дә, киләчәктә дә шулай булачак", диде. Шуннан соң ачуыннан кулындагы каләмне сындырды. Аннары тирән итеп сулыш алып Украина халкы алдында гафу үтенде.

XS
SM
MD
LG