Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урыслашкан Кыш Бабай утары ачылды


Казанда урыслашкан Кыш Бабай утары ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:22 0:00

Казанда "урыслашкан" Кыш Бабай утары ачылды

Кыш Бабай утары ачылуга багышланган тантаналы чара тулысынча рус телендә генә барды.

22 декабрьдә Казанда "Туган авылым" комплексында Кыш Бабай утары ачылды. Чарада Татарстан дәүләт туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов катнашты.

Рус телендә генә барган тантаналы ачылышта балалар Кыш Бабай белән аралашты, уеннар уйнады, шигырь сөйләп һәм җыр җырлап бүләкләр җиңде, Камырбатыр белән күңел ачты. Кыш Бабай хаталанып бер җирдә үзен "Дед Мороз" дип тә атады.

Кыш Бабайның рәсми резиденциясе Арча районында Яңа Кырлай авылында ачылган иде. Бу утар Кыш Бабай офисының урыслашкан шәһәр версиясе булса кирәк. Оештыручылар сүзләренчә, бирегә Арчага бара алмаган балалар һәм әти-әниләр килә ала.

"Туган авылым" комплексында шулай ук Самовар музее һәм Татарстан сәнгатьчеләре галереясе ачылды.

Казанда Самавыр музее ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:19 0:00

XS
SM
MD
LG