Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда президент атамасы 2016 елга кадәр калачак


Russia--Building of the Russian State Duma, 04Sep2009
Russia--Building of the Russian State Duma, 04Sep2009

Татарстанда 2016 елның азагына кадәр президент атамасы сакланачак. Әлеге канун өлгесен бүген Русия дәүләт думасы депутатлары беренче укылышта кабул итте. Тавыш бирүдә катнашкан 382 депутатның барысы да канун өлгесен хуплаган.

Әлеге тәкъдим белән парламентның Конституция комитеты рәисе Владимир Плигин һәм әлеге комитет әгъзасы Владимир Поневежский чыккан иде.

Русия парламенты 2015 елның гыйнварыннан илдә бер генә президент калдырырга булган иде. Әлеге канун 2010 елда кабул ителде.

Республикалар арасында президент атамасын бары тик Татарстанда гына үзгәртми калды.

XS
SM
MD
LG