Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда керәшеннәргә багышланган конференция узды


Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәве
Казанда керәшеннәрнең Тихвин чиркәве

Быел 25 еллык юбилеен билгеләп үтүче Казан керәшеннәр мәхәлләсе тантанасы алдыннан, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты базасында “Керәшен православие приходлары: тарих һәм бүгенге көн” темасына фәнни конференция узган.

"Татар-информ" язуынча, очрашу керәшен һәм нагайбәкләр мәдәниятен тикшерү үзәге китапларын тәкъдим итүдән башланган.

Конференциядә катнашучылар керәшен халкы арасында миссионерлык эшчәнлеге үсешенең тарихи этапларына һәм бүгенге үсеш этабында дини миссия торышына багышланган чыгышлар ясаган. Анда әйтелгәнчә, рухани кадрларны әзерләү, керәшен яшьләрен чиркәүгә җәлеп итү һәм үсеп килүче буынны ата-бабалар традициясендә тәрбияләү – өстенлекле бурчылар булып тора.

“Традицияләрнең буыннан буынга күчүе бик әһәмиятле, моннан башка халык тарихи тормышын озайта, мәдәният һәм тел тиңдәшлеген саклап кала алмаячак. Кече этносларның башка телләре кебек үк, керәшеннәр теле, бәлки, сөйләмнән китәр, әмма беркем дә моның кайчан булачагын әйтә алмый. Керәшеннәр арасында төшенкелеккә бирелмәүче, мәдәни мирасны торгызу өстендә эшләүче кешеләр булганда, халкыбызның киләчәккә өмете кала”, - дип билгеләп узган керәшен һәм нагайбәкләрнең мәдәниятен тикшерү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров.

Аның фикеренчә, керәшен җәмгыятьләре өчен гражданнар җәмгыяте һәм православие чиркәве кебек институтларга комплекслы ярдәм кирәк.

“Керәшен авыллары юкка чыга бара, әмма кайбер җирлекләрдә нәкъ менә дин тирәсендә берләшкән җәмгыятьләр гамәлдә булуын дәвам итә. Аларда кешеләр үз халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныша, туган телдә беренче догаларын өйрәнә. Моңа бәйле рәвештә, безнең мәхәлләләрдә аң таратуның үзэшчәнлек дәрәҗәсендә түгел, ә сыйфатлы мәгълүмати ярдәм белән гамәлгә ашырылуы аеруча мөһим”, - дип белдергән Макаров.

Яшьләрнең дингә хезмәт итүе турында сөйләп, ул яшь керәшеннәрнең үзләренең рухи потенциалын үстерергә омтылганын ассызыклаган.

XS
SM
MD
LG