Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясе бюросында тентү тәмамланган


Азәрбайҗан прокуратурасы Азат Европа/Азатлык радиосы азәрбайҗан редакциясе бюросында тентү уздыруны төгәлләде һәм бинаны бикләп китте. Тикшерүчеләр бюроның ябылуы турында мәхкәмә карары копиясен радио вәкилләренә бирүдән баш тарткан.

Тентү барышында прокуратура хезмәткәрләре сейфны ватып оешманың документларын алган. Шулай ук хәтер карталары, компьютерлар, ике ноутбук, фотоаппаратлар һәм видеокамералар алынган. Элегрәк барлык хезмәткәрләрне бюроның бер бинасында ябып тотканнар һәм аларга телефоннар һәм компьютерлар белән куллану рөхсәт ителмәгән. Соңрак журналистларны җибәргәннәр.

XS
SM
MD
LG