Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
2014 елның мизгелләре
31 декабрь 2014
2014 елда бар дөньяның игътибарын җәлеп иткән вакыйгалар да, шул ук вакытта бик күпләр күрми, белми калган хәлләр дә күп булды.
41
26 сентябрьдә Көньяк Кореяның Инчеон шәһәрендә 17нче Азия уеннары вакытында хатын-кыз гимнастларның трамплин ярышында Үзбәкстан атлеты Екатерина Хилко чыгышы берничә фотоны берләштергән сурәттә шулай күренә.
42
22 октябрьдә Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Мурситпинар авылы кешеләре чикнең Сүрия ягындагы Кобани шәһәренә һава һөҗүмен күзәтә. Көрдләрнең пешмерга көчләре бу шәһәр өчен Ислам дәүләте сугышчылары белән бәрелеште.
43
28 октябрьдә Һоң-Коңда демократия яклы демонстрациячеләр протест чаралары башлануга бер ай тулу көнендә узган җыенда бу протестларның билгесенә әверелгән шәмсияләр тотып тора.
44
28 октябрьдә Пакстанның Карачи шәһәрендә диңгез ярында кызлар таблет белән фотога төшерә.
45
29 октябьдә Донбасстагы парламент сайлавы вакытында алдан тавыш бирү тартмасын Русия яклы сугышчы саклый. 2 ноябрьдә узган бу сайлауны бер ил дә танымады.
46
5 ноябрьдә Әфганстанның Җалалабад шәһәре янында мәктәп укучылары тышта белем ала.
47
9 ноябрьдә Берлин диварының җимерелүенә 25 ел тулган көннәрдә бер кыз бала Бернауэр Штрассе урамында Берлин диварына чәчәк куя.
48
15 ноябрьдә Австралиянең Брисбен шәһәрендә G20 төркеме илләренең җитәкчеләре саммитның ачылу тантанасында.
49
17 ноябрьдә Прагада коммунистик хакимияткә каршы Хәтфә инкыйлабының 25 еллыгын искә алырга җыелган демонстрациячеләр Чехия президенты Милош Земанга кызыл карта күрсәтә. Демонстрациячеләр Земанның Русия, Кытай һәм башка илләрдәге кеше хокукларына артын куеп Мәскәүгә таба борылуына ризасызлык белдерде.
50
21 ноябрьдә Казанда Türkvizyon төрки җыр бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Анда Казакъстаннан Жанар Дугалова җиңеп чыкты. Жанар Казакъстан әләмен күтәреп Рәхмәт сиңа, Казан! Яратам сине, Казакъстан!", дип рәхмәтләрен җиткерде.
51
28 ноябрьдә Непалның Барияпур шәһәрендә корбан итеп чалынган сыерлар. Һиндуларның биш елга бер уза торган бу бәйрәмендә дөньяда иң зур колбан чалу йоласы уза.
52
Грозныйда 4 декабрьдәге атышлар вакытында яндырылган базар. Бу атышларда 14 полиция хезмәткәре һәм ун сугышчы һәлак булды.
53
7 декабрьдә Алматыда хәер сорашып торучы хатын яныннан күгәрченнәр очып бара.
54
Пакстандагы мәгариф активисты Малала Йосыфзаи Ослода Нобель тынычлык бүләген алыр алдыннан дуслары һәм көрәштәшләре белән. Талибан һөҗүмендә яраланган Малала быелгы Нобель тынычлык бүләген Һиндстанда кеше хокуклары өчен көрәшүче Кайлаш Сатьярти белән бүлеште.
55
Һиндстанның төньягындагы Амритсар шәһәрендә мәктәп укучылары Пешавардагы мәктәптә Талибан һөҗүмендә һәлак булганнар хөрмәтенә шәмнәр яндыра. Әлеге һөҗүмдә кимендә 141 кеше һәлак булды, аларның күпчелеге укучылар иде.
2014 елның мизгелләре
бәйле язмалар
Татарстан 2014: сөенечләр һәм көенечләр
Back to top
XS
SM
MD
LG