Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калининград мөселманнары шикаяте Европа мәхкәмәсендә теркәлде


Страсбург мәхкәмәсе
Страсбург мәхкәмәсе

Европаның Кеше хокуклары мәхкәмәсе беренче тапкыр Русия мөселманнарының мәчеткә хокукларын яклап тапшырган шикаятен теркәде. Адвокат Дагир Хасавов сүзләренә караганда, шикаятьне Калининград мөселманнары тапшырган булган. Шушы эшне карау һәм карар кабул итү Русиядә хокуклары бозылган башка мөселманнар өчен дә мисал булачак дип саный адвокат.

Калининград мөселманнары 20 елдан артык мәчет төзү эшләре белән йөри. 2009 елда мэрия бүлеп биргән җирдә төзелеш башланды. 2013 елда төзелеш шәһәрнең Мәскәү районы мәхкәмәсе карары белән туктатылды. Мәхкәмә мәчеткә җирне мәдәни мирас саналган урыннан бирүне канунсыз дип тапты.

Русиянең Югары мәхкәмәсе Калининградта мөселманнарын якламады. Җирле хакимиятләр 80% төзелеп беткән мәчетне җимерү карарын кабул итте.

XS
SM
MD
LG