Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә алты хөкүмәттән тыш оешма "чит ил агенты" исемлегенә кертелде


Мәскәүдәге "Мемориал" үзәге бинасына "чит ил агенты" дигән язу да язып киткән иделәр
Мәскәүдәге "Мемориал" үзәге бинасына "чит ил агенты" дигән язу да язып киткән иделәр

Русия юстиция министрлыгы тагын алты хөкүмәттән тыш оешманы "чит ил агенты" исемлегенә керткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Мәскәүдәге Матбугат ирегенә ярдәм фонды, Петербурдагы "Гражданский контроль" иҗтимагый хокук яклау оешмасы, "Ресурсный правозащитный центр", "Сайлаучы хатын-кызлар лигасы", Мари Иленнән "Кеше һәм Канун", Псков өлкәсендәге "Яңарыш" социаль проектлар үзәге" әлеге исемлектә. Шулай итеп бу исемлектә бүген ким дигәндә 30 хөкүмәттән тыш, коммерциясез оешма бар.

Юстиция министры Александр Коновалов "Российская газета"га барлык бу оешмаларның сәяси яктан караганда "чит ил агенты" булуга министрлыкның шиге юк дип белдерде.

Хөкүмәттән тыш оешмалар – "чит ил агенты" кануны 2012 елның җәендә кабул ителде. Канун сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән һәм чит илләрдән финансланган оешмалардан "чит ил агенты" итеп теркәлүне таләп итә.

Исемлеккә кертелгән оешмаларның кайберләре мәхкәмә аша үзләрен акларга омтыла.

XS
SM
MD
LG