Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Кашаповны яклап ялгыз пикет узды


Айдар Хәлим Рәфис Кашаповны яклап пикетка чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Айдар Хәлим Рәфис Кашаповны яклап пикетка чыкты

31 декабрьдә Чаллыда язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикет оештырды.

Чаллыда 2014 елның соңгы каршылык чарасы хакимият бинасы каршында узды һәм ул Рәфис Кашаповны яклауга багышланды. Узган якшәмбе Рәфис Кашапов ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынып Казан тикшерү изоляторына озатылган иде.

Айдар Хәлим катнашындагы ялгыз пикет иртәнге 7 сәгать 50 минутта башланды. Шушы вакытларда хакимият хезмәткәрләре эш урыннарына килә. Русиядәге тәртипләр, хокук бозулар белән риза булмаган Айдар Хәлим үз мөнәсәбәтен белдерү өчен хакимият бинасына керү урынын сайлаган.

Айдар Хәлим татар телендә язуның көчсезлеген аңлапмы, күбрәк кеше укысын дипме, шигарен урыс телендә язган иде. Татарчасы түбәндәгедән гыйбарәт:

"Бөек милләтпәрвәр Рәфис Кашаповны кулга алу – бар татар халкын кулга алу. Урыс булмаган халыклардан башка гына Русияне төзүгә юнәлдерелгән, Путинның халыкка каршы чекист режимы юкка чыксын. Рәфис Кашаповка азатлык!"

Хакимият бинасы алдында шушы шигарне тотып торган Айдар Хәлимгә берничә сорау бирдек.

– Айдар әфәнде, 1 гыйнварда сезгә 72 яшь тула. Иртәнге сәгатьтә, егерме градус салкында сезне пикетка чыгарга Рәфис Кашаповның кулга алынуымы, әллә башка сәбәпләр дә этәрдеме?

Айдар Хәлим ялгыз пикет үткәрә
Айдар Хәлим ялгыз пикет үткәрә

– Мин Путин режимының башка милләтләргә карата алып барган сәясәте белән кискен рәвештә килешмим. Беренче чиратта татар халкына каршы барган бу геноцид, Алла боерса, җимерелүгә китерәчәк. Шушы сәясәтнең йөзен күрсәтүне максат итеп куйдым. Рәфис Кашаповны Казан төрмәсенә илтеп тыгулары нык борчыды. Ә монда үзенең дәүләтен, су-җир байлыкларын биргән милләтләрдән көлү бара. Монысы инде Русиянең таркалуын тизләтәчәк.

Мин берничә еллар элек Америкада ике айлап торган идем. Анда асаба халык (индеецлар) турында кайгыртучанлыкны күреп таң калдым һәм чагыштырдым. Русиядән башка җирдә үз халкыннан көлү буенча бу кадәр дә юньсез, мәгънәсез адәмнәр булыр микән?

– Русиядә бит каршылык чараларында катнашучыларга кануннар катыланды, эзәрлекләүләр артты. Шушы пикетка чыкканда курку хисләре булмадымы?

– Ә мин ник куркырга тиеш? Мин Аллаһы тәгаләдән генә куркам, башка бернидән дә курыкмыйм.

Айдар Хәлим ялгыз пикет үткәрә
Айдар Хәлим ялгыз пикет үткәрә

Айдар Хәлим күтәреп торган шигаргә ашыгып кына эшкә килүчеләрнең, хакимияттәгеләргә гозер-йомышлары төшкәннәрнең бер өлеше игътибар итте, башкалары күрмәмешкә салынып, тиз генә ишектән кереп китү җаен карадылар. Шулай да хакимияттән җаваплы кеше чыгып пикетта торучы белән әңгәмә корды, Чаллы ТИҮе вәкилләренең Рәфис Кашаповны яклап пикетлар уздыру турындагы мөрәҗәгатьләренә канун нигезендә рөхсәт бирелүен дә җиткерде.

Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Гамил Камалетдинов әйтүенчә, хакимият кешеләре Рәфис Кашаповны яклау пикетын 3 гыйнварда 14 сәгатьтән башлап Җиңү паркында уздыруга рөхсәт биргәннәр. Каршылык акцияләре уздырырга теләүчеләр ялгыз пикетлар уздыру өчен рөхсәт алуның мәҗбүри түгеллеген дә белә. Шулай да алар эшне катлауландырмас өчен хакимиятне дә искәртүне кирәк санаганнар.​

XS
SM
MD
LG