Accessibility links

Кайнар хәбәр

2014 елның иң популяр техник казанышлары


Samsung вәкиле Берлин күргәзмәсендә Samsung Galaxy Gear "акыллы" сәгатьләрен тәкъдим итә
Samsung вәкиле Берлин күргәзмәсендә Samsung Galaxy Gear "акыллы" сәгатьләрен тәкъдим итә

Дөнья үзгәрә бара: элек бер технологик үсешкә шактый вакыт кирәк булса, хәзер инде көн саен диярлек яңа җиһазлар, әсбаплар барлыкка килә. Азатлык узган елның биш иң популяр техник трендын искә алырга тәкъдим итә.

Кытай җитештерүчеләрнең ныклап аякка басуы, iPhone 6+, бөгелә торган экраннар, видеолар төшереп оча торган дроннар кебек технология казанышлары белән 2014 ел тарихка кереп калы. Җиһазлар өлкәсендә инкыйлаб булмаса да, яңа җиһазлар, трендлар тормышны кызыклырак итте. Шуларның иң кызыклыларына күз салыйк.

“Акыллы” сәгатьләр һәм браслетлар

Үзеңә киеп йөри торган гаджетлар базары хәзер иң перспективалы юнәлеш дип санала. Беренче “акыллы” сәгатьләр 2012 елда ук чыккан иде (мәсәлән, Sony Smart Watch). 2013 елда бу өлкә үсеш кичерде.

Android-ның "акыллы" сәгате
Android-ның "акыллы" сәгате

Ниһаять, 2014тә бу күренеш массакүләмгә әйләнде – LG, ASUS, Microsoft кебек эре ширкәтләр мондый җиһазларны күпләп җитештерүгә күчте. Google ширкәте хәтта акыллы аксессуарлар өчен Android Wear платформасын булдырды.

Apple ширкәтенең дә Apple Watch чыгаруы күп нәрсәне сөйли. Сатуга алар бары тик 2015 елда гына чыгачак. “Акыллы” сәгать белән инде хәзер үк йөрергә теләүчеләр башка ширкәтләргә күз сала ала. Сатып алучыларны матур дизайн, тавыш белән идарә итү, фитнес-трекер һәм башка функционаллар җәлеп итә.

Кулга киелә торган “акыллы” браслетлар да популярлаша бара. Әйтик, Fitbit Charge сәламәт яшәү рәвешен хуплаучылар өчен – менә дигән җиһаз. Ул атлаган адымнарны саный, юкка чыгарылган калорияләрне хисаплый, йөрәк ритмын күрсәтә.

Бөгелә торган экраннар

Узган елның иң “модалы” инновациясе, мөгаен, бөгелә торган экраннар булгандыр. Алар яңа төр җиһазларның кулланылышын җиңеләйтергә тиеш. Мәсәлән, кулга киелгән сәгать кулга үзе җайлаша ала.

Panasonic-ның бөгелә торган 4K экраннары
Panasonic-ның бөгелә торган 4K экраннары

​Портатив җиһазларның гына түгел, зур телевизорларның экраннары да бөгелү сәләтенә ия. Алар видеорәсемне тагын да эффективрак ясый. Тагын бер яңалык – 4K үтә югары ачыклыгы булган экраннар. Аларның күрсәтү сыйфаты шактый югары. Әлегә бу җиһазларның бәяләре түбән түгел, мәсәлән, Samsung-ның бөгелә торган экранлы 4K-телевизоры 3 мең доллардан арзанрак тормый. Берничә елдан мондый телевизорлар һәр өйдә булачак, дип фаразлана.

“Болыт” сервислары

Елның тагын бер тренды – “болыт” хезмәтләре. Мәгълүматны мондый “болытлар” да саклау инде күптән популяр иде, 2014 елда бу гомум күренешкә әйләнде. Бәяләр дә гадәти кешегә яраклашты. Хәзер берәр серверда берничә дистә терабайт мәгълүмат саклау – һәркемгә мөмкин.

"Болыт" хезмәтләре
"Болыт" хезмәтләре

Шулай да “болыт” сервисларын бөтенесе дә кулланмый. Сәбәбе гади: аларның хуҗаларына ышаныч юк, мөһим һәм серле була алган мәгълүматны “һавага” очыртасы килми.

Мондыйлар өчен үз “болыт” сервисын ясау мөмкинлеге туды. Мәсәлән, Western Digital “My Cloud” дигән үз мәгълүмат саклау “болытын” тудыру мөмкинлеген бирә.

Виртуаль чынбарлык җиһазлары

Азатлык "тылсымлы" күзлек кебек җиһазлар турында хәбәр иткән иде инде. Әлегә теләсә кем сатып ала алмаса да, мондый гаджетлар күбәя бара.

Лос Анжелеста Oculus Rift башлыгын тәкъдим итү
Лос Анжелеста Oculus Rift башлыгын тәкъдим итү

Узган ел Facebook хуҗасы Марк Цукерберг Oculus VR ширкәтен 2 миллиард долларга сатып алган иде. Әлеге ширкәт Oculus Rift исемле виртуаль башлыклар чыгара. Уен технологиясе дөньясында бу инкыйлаб була ала, традицион PlayStation һәм Xbox-ларга чын конкурент.

2015 елда мондый төр җиһазлар күбәер һәм гади кулланучы кулына да эләгер дип фаразлана. Мисал өчен, VR One исемле виртуаль шлемны инде хәзер сатып алып була.

3D принтерлар

3D принтерлар инде күптән яңалык түгел. Ләкин 2014 елда аларны техника фанатлары гына түгел, гадәти кешеләр дә куллана башлады.

Һанноверда CeBit ярминкәсендә 3D принтер
Һанноверда CeBit ярминкәсендә 3D принтер

Хәзер 3D принтерны сатып алу өчен күп акча кирәк түгел.Андый принтерлар өчен махсус операцион система да кирәкми. Windows бу җиһаз белән эшли белә.

Әлбәттә, 3D принтерларда бастыру кәгазьгә басуга караганда кыйбатрак, ләкин хәзер инде бу акча сарыф итү дип саналмый.

2014 елда тагын күп кенә башка җиһазлар, игътибарга лаеклы трендлар да булды. Бу язмада аларның иң кызыклыларын сайлап алдык. 2015 елда фән һәм технология өлкәсендә безне яңа казанышлар көтә. Азатлык аларны күзәтеп барырга тырышыр.

XS
SM
MD
LG