Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finnair Казанга очышларын туктатып тора


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Finnair узган ел Русиягә ачкан өч яңа рейсын туктатып тора. Казан, Түбән Новгород һәм Самарга очышлар 1 февральдән 22 апрельгә кадәр булмаячак, дип хәбәр ителгән Финляндия һава юллары ширкәтенең интернеттагы сәхифәсендә. Таләп булса 23 апрельдән очышларны яңарту планлаштырыла.

Билет сатып алган юлчыларны Finnair Мәскәү аша озатачак яки акчаларын кайтарачак. Һельсинкидан Казанга беренче очкыч 2014 елның августында килде. Очышлар атнасына өч тапкыр оештырылган иде. Ширкәт очкычларның 80% тулы булыр дип планлаштыра иде, әмма 2014 ахырына очкычлар 20% та тулмаган.

Бүгеннән Татарстанның "Ак Барс Аэро" һава юллары ширкәте дә очышларын туктатты.

Ширкәт җитәкчелеге бу карарны бөлгенлеккә төшү яки эшчәнлекне туктату белән бутамаска дип белдерде. Ширкәт күптән түгел очкычларны чит илдән валютага кредитка алган иде.

"Ак Барс Аэро"ның 15 Бомбардиер дип аталган CRJ-200, 15 Cessna Grand Caravan, ике Ту-154, ике Як-40, төрле маркадагы сигез бизнес авиация очкычы, Русиядә һәм чит илләрдә эшләнгән 12 боралагы бар. Ширкәт җитәкчелеге 2014 елның гыйнварында чит илләргә дә очышлар турында планнар корган иде.

XS
SM
MD
LG