Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левиафан" Оскарга тәкъдим ителде


"Левиафан" фильмыннан күренеш
"Левиафан" фильмыннан күренеш

Режиссер Андрей Звягинцевның "Левиафан" фильмы "чит телдә иң яхшы әсәр" номинациясендә "Оскар" бүләгенә тәкъдим ителде. Бүләк тапшыру тантанасы 2 мартка билгеләнгән.

"Левиафан" Тәүрәттә телгә алынган Иовны (сабырлык мисалы күрсәткән Әюп пәйгамбәр) бүгенге Русия шартларында сүрәтли. Әсәр Кировски шәһәре һәм Мурмански өлкәсенең Териберка авылында төшерелгән. Фильмда хакимиятләр диңгез буенда яшәүче бер гаиләнең җирен чиркәү төзелеше өчен дип тартып ала.

Бу атнада "Левиафан" "Алтын глобус" бүләген алды. Русиядә фильм 5 февраль прокатка чыга.

XS
SM
MD
LG