Accessibility links

шимбә, 23 сентябрь 2017, Казан вакыты 23:06

Бүген интернетта "Ислам дәүләте" радикал төркеме сугышчылары видео урнаштырды һәм анда өч тәүлектә 200 миллион доллар түләнмәсә, алар ике япон тотыгын үтерү белән яный. Видеода карага киенгән кулына пычак тоткан ир кеше исламчылар белән көрәштә Япониянең АКШка теләктәшлек белдерүен тәнкыйть итә.

Мәгълүмат агентлыклары белдерүенчә, видеода Япония ватандашлары Кендзи Гото Дзёго һәм Харун Юкава булырга мөмкин.

Видео "Ислам дәүләте" белән бәйле булган интернет сәхифәләрдән алынган һәм эчтәлеге белән элек исламчылар тараткан роликларга ошаган.

Япония хөкүмәте вәкиле Йошихиде Суга Токиода матбугат очрашуында белдерүенчә, алар киләчәктә дә террорчылар белән сугышны яклаячак һәм бирешмәячәк.

Элегрәк "Ислам дәүләте" төркеме сугышчылары йөзләрчә тотыкны үтерде яки башын чапты.

XS
SM
MD
LG