Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Ильминский


Николай Иван улы Ильминский – урыс православ миссионеры, көнчыгыш телләр белгече, педагог, библияче, Русия Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.

Тормыш юлы

Николай Ильминский 1822 елның 23 апрелендә рухани гаиләсендә туган.

1842 елда Пенза дини семинариясендә укуын тәмамлап Казан дини академиясенең физика-математика бүлегенә укырга керә. 1846 елда академияне тәмамлагач, шунда табигать фәннәре һәм төрек-татар теле укытучысы булып кала.

Николай Ильминский (1822-1891)
Николай Ильминский (1822-1891)

1850 елда Ильминский православ гыйбадәт кылу китапларының һәм Яңа Заветның татарчага тәрҗемәләре дөреслеген тикшерү өчен Петербурга җибәрелә. 1851–1853 елларда Якын Көнчыгышка (Истамбул, Димәшк, Каһирә) командировкага җибәрелә. Аннан кайткач академиянең миссионерлык бүлегендә көнчыгыш телләрне укыта. “Мөселманлыкка каршы моназара” дигән фәнне укытудан баш тарту һәм уку планыннан читкә китү сәбәпле Ильминский 1858 елда академиядән китәргә мәҗбүр була.

1858–1861 елларда Оренбур чик буе комиссиясендә тәрҗемәче булып эшли.

1861 елда кире Казанга кайта һәм Казан университетының тарих-филология факультетында татар теле кафедрасында лекцияләр укый. 1862 елда Петербурда керәшен татарлар өчен кириллицада әлифба нәшер итә. 1863 елда Казанда керәшен мәктәбенә нигез сала.

1873 елда Казан “инородец” укытучылар семинариясенә нигез сала һәм үлеменә кадәр аның мөдире була.

1891 елның 27 декабрендә Ильминский вафат була. Арча зиратында күмелә.

Википедия язмасы: Николай Ильминский

XS
SM
MD
LG