Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида атышларда биш кеше һәлак булган


Узган төндә Донецкида атышлар нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган һәм 30лабы яраланган. Шәһәрдә атышлар дәвам итә һәм барлык районнарда авыр артиллерия тавышы ишетелә. Бу хакта шәһәр хакимияте хәбәр итә. Атышлар шулай ук Донецки һава аланында да бара.

Мариуполь янында сепаратистлар украин хәрбиләренә ут ачкан.

"Информационное сопротивление" төркеме башлыгы Дмитрий Тымчук сүзләренчә, «Донецки халык республикасы» дип аталучы вәкилләрнең кешеләре һәм хәрби техникасы төбәктә шактый арткан.

Украина хәрбиләре Лугански өлкәсе Крымское авылы янында 29нчы һәм 31нче ныгытмалар янында сепаратистларга һөҗүм итүен туктаткан. Элегрәк сепаратистлар һөҗүме сәбәпле, хөкүмәт гаскәрләренең үз позицияләреннән чигенүе белдерелгән иде. Украина хәрби операция матбугат үзәге вәкиле Андрей Лысенко һөҗүмдә Русия хәрбиләренең катнашуын әйтте. Русия саклану министрлыгында бу мәгълүматны кире кагалар.

XS
SM
MD
LG