Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевны Кырымга кертмәү эшен мәхкәмәдә карау 12 февральгә күчерелде


Бүген Мәскәүнең Басман район мәхкәмәсе кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилевның федераль миграция хезмәтенә шикаятен карый башларга тиеш иде, әмма ул 12 февральгә күчерелгән. Җәмилев федераль миграция хезмәте карары нигезендә, үзенә Кырымга керүне тыю кануни түгел дип саный.

Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев 3 май көнне Әрмәни базар (Армянск) чик буе ноктасында Кырымга кертелмәде. Чик буе хезмәте аңа 22 апрель көнне Кырымнан чыгып киткәндә биш елга керү тыелу турында кәгазь тапшырылуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG