Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cогуд Гарәбстаны патшасы Габдулла бин Габделгазиз вафат


Габлулла бин Габделгазиз әл Согуд
Габлулла бин Габделгазиз әл Согуд

Берничә атна элек үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә салынган 90 яшьлек патша узган төндә вафат булды. Дәүләт җитәкчелеге аның ярымтуганы, 79 яшьлек шаһзадә Сәлманга күчте.

Cогуд Гарәбстанында 1996 елдан бирле хакимлек иткән Габдулла бин Габделгазиз әл Согуд 90 яшендә вафат булды.

Согудләрнең дәүләт телевидениесе патшаның 23 гыйнварга каршы төндә үлгәнлеген хәбәр итте.

Аның 23 гыйнварда Риядта җирләнәчәгеннән башка тәрфсиллерәк хәбәр булмаса да, дәүләт башлыгының үпкә ялкынсынуы сәбәпле берничә атна элек хастаханәгә салынганлыгы мәгълүм иде.

Төп вазифа аның ярымтуганы, 79 яшьлек шаһзадә Сәлманга күчкән. Моны рәсми Согуд хәбәр агентлыгын белдерә.

Төп нефть илләренең берсе булган Согуд Гарәбстанында Габдулла патша чорында кадимчеләр һәм яңарыш тарафдарлары арасындагы упкын тагын да киңәйде.

Игътибарга лаек реформалар уздырган, шул исәптән икътисадны либеральләштерү юнәлешендә дә адымнар ясаган патшаны кеше хокукларын яклаучылар репрессив ысуллар белән идарә итүдә гаепләде.

Габдулла патша хакимиятенең соңгы елларында төбәктә хәлләр куерып китте. Гарәп язы согудләр нәселен дә, Согуд Гарәбстанының Якын Көнчыгыштагы "тотрыклылык гаранты" статусына да куркыныч тудырды. Нәтиҗәдә патша бу хәлләрне илгә кертмәс өчен чаралар күрде.

Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк хакимиятенең җимерелүен согудләр бик авыр кабул итте. Алар әлеге хакимият алмашын тыныч кына кабул иткән Көнбатышны ышанычсызлыкта гаепләде.

Бераздан Ислам дәүләте сугышчылары барлыкка килү Согуд Гарәбстанын кире Көнбатышка таба борылырга һәм сугышчыларга каршы гарәб коалициясен җитәкләргә мәҗбүр итте. Габдулла патша: "Без, гарәб һәм мөселман илләре буларак ... моны үз кулыбызга алырга тиешбез", диде.

XS
SM
MD
LG