Accessibility links

Кайнар хәбәр

Освенцим хәзер һәм 70 ел элек

Польшадагы Освенцим (алманча Auschwitz) – нациларның иң зур лагеры. 1945 елның 27 гыйнварында ул совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. Тоткыннарның күбесе яхүдләр була. Освенцимны азат итү көне Холокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә.

Кызыл армия якынлашканда нацилар Освенцимда ул вакытка исән булган 60 мең тоткынны үлемгә җибәрә. Совет гаскәрләре килүгә анда йөри алмаган тоткыннар гына калган була. Биналарны һәм газ камераларын нацилар тулысынча юк итеп өлгерми.

Photo 1 Photo 2
Зур капка. Уң яктагы фото 1945 елда лагерь азат ителгәннән соң төшерелгән. Сул яктагы бүгенге фотода берни үзгәрмәгән диярлек.
Photo 1 Photo 2
Уңдагы фото: 1944 ел. Яхүд хатын-кызлары балалары белән газ камерасына таба бара. Артта Освенцим лагерына өстәп төзелгән Биркенау лагерының агач бараклары күренә. Сугыштан соң алар җимерелә, ләкин кирпечтән ясалган һәм төтен юллары сакланып кала.
Photo 1 Photo 2
Освенцим лагерының төп капкасы. "Arbeit Macht Frei" ("Хезмәт ирекле итә") дигән мыскыллаулы язу әле дә исән. Фотодан күренгәнчә, монда да берни үзгәрмәгән.
Photo 1 Photo 2
Сулда: 15нче блокта туристлар. Гыйнвар 2015 ел. Уңда: Нацилар лагерь территориясендә чыршы утырта.
Photo 1 Photo 2
Освенцимда тоткыннарны яндыру өчен төзелгән дүрт крематорийның берсе. Икенче һәм өченчесен нацилар совет гаскәрләре килгәнче җимергән. Дүртенчесе 1944 елда тоткыннар фетнәсе вакытында җимерелгән.
Photo 1 Photo 2
Тоткыннарны җәзалау урыны саналган 11нче блокның ишек алдындагы "Үлем дивары", монда тоткыннарны терәп атканнар. Сугыш беткәч ишек алды төзекләндерелгән. Уңдагы фото төзекләндерүгә кадәр төшерелгән.
XS
SM
MD
LG