Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хезмәттәшлек иткән Бакчасарай хакимияте эштән китте


Бакчасарайдагы Хан сарае
Бакчасарайдагы Хан сарае

Бүген Кырымның Бакчасарай шәһәр шурасы утырышында шура рәисе Сергей Кутаев, аның урынбасары Олег Даперко, шәһәр хакимияте башлыгы Юрий Гуляевның вазифаларыннан китүләре расланды. Алар өчесе дә бу вазифалардан үз теләкләре белән китә дип хәбәр ителә. Якын арада Бакчасарай җитәкчелегенә яңа кешеләр билгеләнәчәк.

Кутаев "Бердәм Русия" исемлеге нигезендә сентябрь аенда сайланган иде. Гуляев элек Бакчасарай мэры урынбасары булып эшләгән.

Аннексиядән соң Татарстан Бакчасарай, Башкортстан Карасубазар (Белогорски) районы өчен җаваплы итеп билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG