Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тылмач" хатасыз язарга ярдәм итәчәк"


"Тылмач" лингвистик ярдәм күрсәтү хезмәте җитәкчесе Ренат Латыйпов
"Тылмач" лингвистик ярдәм күрсәтү хезмәте җитәкчесе Ренат Латыйпов

Татарстанда кабул ителгән дәүләт телләрен үстерү програмы нигезендә "Тылмач" лингвистик ярдәм күрсәтү хезмәте эшли башлады. Аның җитәкчесе Ренат Латыйпов белән әңгәмә кордык.

2014-2020нче елларга тәгаенләнгән Татарстан дәүләт телләрен үстерү програмы сметасына караганда, бу проектка 2014 елда 1 млн. сум акча бүленгән, 2015 елга 500 мең сум каралган. Сайт узган елның декабрендә эшли башланган. Әлегә күп вакыт узуга карамастан проект җитәкчесе, галим Ренат Латыйпов әйтүенчә, инде алар 605 гариза кабул иткән, эшкәрткән.

– Ренат әфәнде, бу проект кем тарафыннан башкарылды?

– Бу эшне КФУның филология институты башкарды. Лингвистик ярдәм күрсәтү эше кирәклеге күптән билгеле иде, шуңа бу проект дәүләт програмына керде дә. Халык белән аралашабыз бит, түләүсез татар теле курсларын да оештырганда ашыгыч ярдәм рәвешендә тәрҗемә итү яки текстларны тикшерү хезмәте булса иде дигән фикерләрне еш ишеттек. Ата-аналар балалары белән өйгә эш әзерләгәндә дә авыр дип зарлана, ярдәм итегез дип безгә киләләр иде, кайчак бик авыр текстларны тәрҗемә итәргә сорыйлар иде. Текстны аңлар өчен берәр консультант булса иде дип әйтәләр иде. Менә барлык теләкләрне исәпкә алып, www.tilmach.ru ресурсы эшли башлады. Сайт моңа кадәр дә эшләнә башлаган иде, аны бүгенге хәлгә китерү КФУ програмчылары тарафыннан башкарылды.

Бездә җиде кеше эшли, тәүлек дәвамында онлайн-киңәшче бар. Исемен уйлаганда аның яңгырашлы булуын теләдек, Татарстанны, татарны күрсәтеп торсын дидек. "Тылмач" сүзен барысы да белә, ул урысларга да таныш. Яңа велосипед уйлап тапмадык. Билгеле, безгә кадәр дә мондый ярдәмче хезмәтләр эшләп килә. Булган ресурсларны өйрәндек, отышлы якларын үзебезгә алдык та сайт эшләнде. Интернет сәхифә әле камил түгел, сайтны үзгәртү, матурлау эше тәмамланмады. Яндекс, Google эзләү системаларында безнең сайт беренче унлыкка керсен өчен эш алып барабыз.

– Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Алар белән эш итү ничек куелган?

– Без рәсми рәвештә декабрьдә эшли башладык. Аны әле кешеләр белми дә, әмма шулай да 605 гариза килде, барысы да эшкәртелде.

Кемнәр мөрәҗәгать итә дигәннән, төрлесе бар: кемдер текстларны дөресләвен, хаталарны тикшерүен сорый, кемгәдер шигырьне тәрҗемә итү кирәк. Мәскәүдән лингвистик анализ ясауны сорадылар, тауар тамгасындагы сүзгә анализ ясарлык Мәскәүдә белгечне табалмадык дип аңлатканнар иде. Студентлар сорауларын күп яудыра. Алар мондый ресурс барлыгын белеп куллана.

Безгә сайтка да язалар, телефон аша да сораулар бирәләр, электрон почтаны да кулланалар, текстны төрле форматта юллап була. Онлайн-киңәшче тәүлек дәвамында кизүдә торгач, эш бик тиз бара. Тәрҗемә итү, редакторлау эшнең иң соңгы срогы – 48 сәгать. Әмма бу кадәр тоткарланган булмады, бер тәүлектән артканы юк. Саны 1 мең тамгадан артмаган текстларны түләүсез иттек, аннары инде түләү прайс буенча бара. Шунда ук бәяне санап чыгарыр өчен калькулятор бар. Бик уңайлы. Дөрес, башка тәрҗемә ширкәтләрендә дә мондый хезмәт бар, әмма базардагы бәяләрне карасагыз, бездә күпкә арзанрак чыга.

– Үзәккә үткән күренеш – ул Татарстан шәһәрләрендә, аеруча Казанда хаталы элмә такталары, урам күрсәткечләре, реклам такталары. Сез үзегез дә моңа игътибар итәсездер. Кем ничек булдыра, кем кемне таба дигәндәй, шулай тәрҗемә итә. Бу теманы өйрәнгән вакытта аерым бер оешма булса, шунда мөрәҗәгать итәр идек дигән моң-зарны ишеткән бар. Сезнең хезмәт аларга да ярдәм итүгә юнәлдерелгәнме?

– Әлегә оешмалардан мөрәҗәгать булмады, кешеләр, ширкәтләр мондый ресурс барлыгын белми. Татарстандагы дәүләт, федераль учрежденияләргә дә мәгълүмат барып җитмәде. Мәсәлән, Казан шәһәренең реклама, элмә такталар бүлеге бар. Бу башка шәһәр, район админстрацияләрендә дә бар, алар белән эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Алар тәрҗемә эшендә безгә мөрәҗәгать итсә, без бу эшне куанып башкарабыз, әлбәттә. Бу эш системага салынса, шул ук мэриядәге структуралар тарафыннан сертификация аша узганда “Тылмач” аша текстларны язу яки тикшерү таләбе куелса, аларга да уңайлы, шәһәребез дә хаталардан арыныр иде. Әлеге вакытта төрле тәрҗемә оешмалары да моның белән шөгыльләнә, тик аларның компетентлыгы никадәр икәнен әйтеп булмый. Хаталар китә икән, димәк, аларга ышанып булмый. Ә бездә тел галимнәре эшли, камил тәрҗемә итү эшендә кыенлык тумый.

Әлбәттә, без үзәк буларак, хаталар белән булган глобаль проблеманы хәл итә алмыйбыз, әмма бу җитешсезлекне бетерүдә безнең өлешебез булачак, без аның шулай булуын телибез дә. Потенциал да, теләк тә бар. Һәрхәлдә татарча да, урысча да язу килешенеп эшләргә тиеш. Барлык текстлар лингвистлар аша узарга узуы кирәк. Белгечләр тамгасы, мөһере бар икән, элмә такта эленергә яраклы дигән принциптан чыгып эш ителүен телибез.

– “Тылмач”та урысчадан татарчага, татарчадан урысчага тәрҗемә итү тәкъдим ителә. Татарстанда өч теллелеккә басым ясала, дәүләт телләре белән беррәттән Казанда инглиз тлендә дә кулланыла. Сезнең планда чит телләр белән эш итү караламы?

– Чит телләрне дә өстәячәкбез, бу алга таба булачак, хезмәткәрләребез берничә тел белә. Дөрес әйтәсез, урыс, татар телләре эшләү даирәсе өчен таррак. Бүген кешеләр төрлесе белән кызыксына, эшендә берничә тел куллана, глобальләшү, поликультур вакытта яшибез икән – без дөнья телләре белән эш итәргә тиеш. Үзәктә әле җиде кеше эшли. Башлангыч чорда бу җитә, әмма чит телләр дә өстәлгәч, без артачакбыз.

XS
SM
MD
LG