Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәмис Дәүләтбаев вазифасыннан китте


Рәмис Дәүләтбаев
Рәмис Дәүләтбаев

2000 елдан дәүләт телерадиоширкәтенең “Башкортстан” филиалына җитәкчелек иткән Рәмис Дәүләтбаев бүген вазифасыннан китте. Аның үз һөнәре буенча хезмәтен Мәскәүдә дәвам итәчәге турында хәбәрләр йөри. Ләкин бу әле имеш-мимеш дәрәҗәсендә генә.

Рәмис Дәүләтбаев Мәләвез районының Томанчы авылында туып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Шуннан хезмәт юлы гел журналистлык һөнәре белән бәйле. Төрле елларда югары вазифалар били Рәмис Дәүләтбаев. 1989 елдан 1999 елга кадәр Башкортстан дәүләт радиосында хәбәрчедән башлап телерадиоширкәтнең генераль директорының радиоканал буенча урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә ул.

1999 елдан Рәмис Дәүләтбаев Башкортстан “Юлдаш” телерадиоширкәте баш мөдиренең телевидение буенча урынбасары була, ә соңрак үзе дә генераль директор вазифаларын башкара. 2011 елдан Дәүләтбаев Башкортстан “Юлдаш” телерадиоширкәтеннән “Россия” каналының Башкортстандагы бүлегенә җитәкче итеп билгеләнде. Бүгенге көнгә кадәр шушы вазифаларны башкарды ул.

Рәмис Дәүләтбаев “Юлдаш” телевидениесендә эшләгәндә республика татар халкының да рухи ихтыяҗлары исәпкә алына иде. Мисал өчен, ул җитәкчелек иткәндә киң билгеле “Рәйхан” тапшыруы даими чыга килде. Башка программаларда да татарлар өчен юл ачык иде. Әмма аңа алмашка килгән Гүзәл Ибраһимова “Рәйхан” тапшыруына йозак элде. Шуннан бирле телеканалда бер генә татар тапшыруы да эфирга чыкмый.

XS
SM
MD
LG