Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият кырымтатарларны ничек куркытырга белми


Әхтәм Чийгөз
Әхтәм Чийгөз

Кырымда 2014 елның мартында башланган вакыйгалар бер милләт вәкилләренә каршы юнәлтелгән. Бүгенге көндә эзәрлекләүгә кырымтатарлар дучар булганы инде һәркемгә аңлашыла. АТR каналында тентү, Акъярда өч кешене кулга алу һәм Мәҗлес рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзнең 21 көнгә сак астыны алынуы хакимиятнең нинди позициядә торуын күрсәтте.

Чийгөз 2014 елның 26 феврелендә "массакүләм тәртипсезлекләргә чыкыруда" гаепләнгәндә, ул көнне Югары Рада каршында узган урам җыенын чынлыкта кем оештырганын искә төшерик. Җыенны Сергей Аксенов [Кырымның хәзерге башлыгы - ред.] җитәкчелегендәге "Рус берлеге" активистлары оештырган иде. Аннан соң гына Рада каршына яшерен кабул ителергә әзерләнгән Кырым суверенитеты һәм Русия кануннары астына күчү турындагы карарга ризасызлык белдергән кырымтатарлары җыела башлады.

Кырымтатарлар Радага бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәячәкләре ачыклангач 27 февраль Рада һәм Кырым министрлар шурасына хәрбиләр бәреп керде.

Җыенга чакыру игъланы
Җыенга чакыру игъланы

26 февраль Сергей Аксеновның ачулы халыкны тынычланырга һәм таралышырга чакыруы да ул көнне җыенның Әхтәм Чийгөз җитәкчелегендә түгел, ә Аксенов җитәкчелегендә барганына тагын бер дәлил. Мәҗлес рәисе урынбасарының ул көнне Югары Рада янында булуы аңа каршы белдерелгән гаепләү өчен кечкенә бер сәбәп кенә. Аның кулга алынуының төп сәбәбе башка һәм барыбызга да мәгълүм.

Хакимият кырымтатарларны үзенә буйсынган бер мал көтүенә әйләндерергә тели. Моның өчен башта Мәҗлес җитәкчлеген аерырга кирәк. Бу беренче адым. Буйсынмыйча калган татарларның да исемлеге әзердер дип фаразларга була.

26 февраль җыены
26 февраль җыены

ATR каналындагы тентүгә кире кайтсак – биредә шул ук 26 февраль вакыйгаларыннан ике кешенең үлемендә гаепле булганнарны табар өчен видеоларны эзләделәр. Ни сәбәпле башка каналлар яки интернет сәхифәләреннән түгел, ә нәкъ ATRдан? Сәбәбе шул ук – ATR кырымтатар каналы булганга. Максаты шул ук – канал хезмәткәрләрен куркыту, аны караучылар арасында шом тарату. Максатка ирешелде дип әйтеп булмый. Киресенчә, кырымтатар халкы тагын бер тапкыр кем белән эш иткәнен күрде.

Ни өчен аннексиягә каршы чыккан Решат Аметовны мәйданнан "самообороначылар" алып китүен сурәтләгән видеолар тикшерелми? Ни өчен ул видеодагы кешеләр Решат Аметов үлемендә гаепләнми? Алар кулга алынса җавапны алар гына түгел, фаҗигалы вакыйгаларны оештырган кешеләр дә тотачагы моңа сәбәп түгелме? Канунсыз "самооборона" көчләренең кем тарафыннан оештырылганы һәм идарә ителгәне билгеле бит инде.

Узган елның март аенда булган вакыйгалардан соң кырымтатарлар башкасын көтмәде дә. Хакимиятнең кырымтатарларга басымы һәм эзәрлекләүләр ни кадәр тупаслана барган саен татарларның да эчке ризасызлыгы һәм каршылыклар артачак кына. Басымга һәм куркыту чараларына карамастан кырымтатарлар үз ватаннарыннан беркая да китмәячәк.

Илгиз Шакиров
Акмәчәт, Кырым

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG