Accessibility links

Иркутскида иң күркәм татар гаиләсен сайлаячаклар


Иркутски шәһәрендә 21 февраль көнне “Татар гаиләсе” дип аталган Беренче Байкал төбәге милли бәйгесе узачак.

Конкурста өйләрендә татарча сөйләшкән, милли бәйрәмнәрне белүче һәм билгеләүче, милли ризыкларны яратып әзерләүче һәм бала тәрбияләгәндә гореф-гадәтләрне кулланучы гаиләләр катнаша ала. Әти-әниләренең яше 40тан артмаска тиеш. 3-12 яшьлек балалар, әби-бабайларны да кертеп, 8 кешедән дә күбрәк булмаган такым тупланырга тиеш. Ата-ананың никахы рәсми теркәлгән булуы шарт.

Конкурсны оештыручылар: Иркутскиның “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләр үзәге” региональ иҗтимагый оешмасы һәм Иркутскиның “Татар-башкорт мәдәни үзәге” өлкә иҗтимагый оешмасы.

“Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләре үзәге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гиниатуллина ​Азатлыкка ә​йтүенчә, ​җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Конкурста катнашу өчен гаризаны 2015 елның 10 февраленә кадәр baikdul@gmail.com адресына җибәрерә кирәк.

XS
SM
MD
LG