Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның "Прогресс фиркасе" 2016 елгы сайлауларда катнашмакчы


Алексей Навальный
Алексей Навальный

"Прогресс фиркасе" ("Партия прогресса") 2016 елда булачак Русия думасына һәм төбәкләрдәге сайлауларда катнашу өчен әзерлек башларга җыена. Бу хакта якшәмбе узган фирка корылтаенда аның башлыгы, оппозиционер Алексей Навальный белдерде.

Аның сүзләренчә, "фиркане сайлауга кертмәү мөмкинлеге бик зур", шулай да "әгәр вакытыннан элек сайлау игълан ителсә" инде хәзердән үк намзәтләрне әзерли башлау кирәк. Навальный протест чаралары белән генә сайлауда катнашу мөмкинлегенә ирешү мөмкинлеген әйтә. Әгәр "Прогресс фиркасе"ннән бер генә намзәтне дә сайлауга үткәрмәсәләр, сәясәтче оппозициянең башка вәкилләренә теләктәшлек белдерәчәген әйтә.

Фирка корылтаенда 50 төбәк бүлегеннән 62 делегат катнашты.

"Прогресс фиркасе" 2014 елның 25 февралендә юстиция министрлыгында рәсми теркәлү узды. Министрлык "Прогресс фиркасе"н сайлауда катнашу мөмкинлеге булган фиркаләр исемлегенә кертүдән баш тарткач бу карарны мәхкәмәгә бирделәр, әмма таләп канәгатьләндерелмәде.

XS
SM
MD
LG