Accessibility links

Игорь Носовның әнисе улының татарча сөйләү серен аңлатты


"Иннополис" икътисади зона мөдире Игорь Носов
"Иннополис" икътисади зона мөдире Игорь Носов

"Иннополис" икътисади зона генераль директоры Игорь Носов инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясендә татарча чыгыш ясап интернет "йолдызы"на әверелде. Урыс исем-фамилияле булса да, ул татар түрәләреннән уздырып республиканың дәүләт телендә, өстәвенә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатлады.

Соңгы ике атна дәвамында Татарстан министрлыклары, идарәчелек һәм агентлыклары узган елга нәтиҗә ясап 2015 елга планнар кора. Төрле имеш-мимешләргә караганда, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов барлык коллегияләрдә кимендә бер чыгыш татар телендә ясалуын таләп иткән. Чыннан да, коллегияләр алдыннан катнашучыларга синхрон тәрҗемә өчен колакчыклар тараталар, министр урынбасарлары татарча чыгыш әзерли, видеорәтләр татар телендә була.

Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясен “Иннополис” башлыгы Игорь Носов коткарды. Кәгазьгә карамыйча ул бик җитез генә кызыклы чыгыш ясады. Аның камил татар телендә сөйләшүенә Рөстәм Миңнеханов та гаҗәпләнде булса кирәк, аның сөенү аша гаҗәпләнүе видеода күренә.

Игорь Носов биографиясендә 1978 елның 28 апрелендә Казанда туганы, Мәскәү юридик институтта укыганы, АКШның Колорадо университетында белем эстәгәне, татар, урыс, инглиз телләрен камил белүе турында язылган.

Ярты ел элек “Бизнес Онлайн” газетасына биргән әңгәмәсендә Игорь Носов хатыны белән бер ул тәрбияләгәнен, баласы белән татарча аралашканы хакында сөйләде.

Интернетта Игорь Носовны Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт театры артисты Хәлимә Искәндәрованың улы дип язып чыктылар. Аны бәләкәй чакта ук театрда уйнап йөргәнен хәтерлиләр. “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Равил Шәрәфиев белән уйнаганын, “Монда тудык – монда үстек”, “Зәңгәр шәл” кебек спектакльләрнең массалы күренешләрендә катнашканын әйттеләр.

Хәлимә апа Искәндәрова улы турында сөйләмим дисә дә, берничә сорауга җавап бирде.

– Хәлимә апа, кичә һәм бүген улыгыз, “Иннополис” директоры Игорь Носов – интернет "йолдыз"ы. Барысы да аның камил татар телендә сөйләшүенә гаҗәпләнә, сөенә. Сезне мактыйлар, Хәлимә апага мең рәхмәтләр укыйлар. Сез аның чыгышын күрдегезме?

– Кичә хоккейдан соң “ТНВ”да “Татарстан хәбәрләре” булды, сюжет күзгә чалынды. Татарча чыгыш ясаганын күрдем. Гаҗәпләнмәдем. Теле татарча ачылды, татарча белә, сөйләшә. Үз гаиләләрендә дә шулай. Бу – безнең өчен гадәти күренеш. Һәр кешедә шулай булырга тиеш.

– Кайберәүләр балаларының татарча белмәвен еш кына мәктәптә укытмадылар дип, бөтен җирдә дә урыс мохите булу белән акланалар. Хәлимә апа Казанда яшәп ник татарча камил сөйләшүче баланы тәрбияли алган дип гаҗәпләнәләр. Сере нидә?

Хәлимә Искәндәрова
Хәлимә Искәндәрова

– Мин – Урта Азиядә туган кеше. 1963 елда Казанга кайттым, дөресен әйтәм, начар сөйләшә идем. Ә Казанда ни күрим: татарча сөйләшергә оялалар, куркалар. Аптыраган идем бу күренешкә. Читтә яшәсәк тә “Без – татар!” дип горурланып яшәдек. Ач булмадык, сугыш вакытында да ишегалдында мич бар иде, анда ризык пеште. Казан татар теленнән телебез аерылса да, туган телдә сөйләшеп татар булып яшәдек.

Татарча укый белми идем, сүзләрем дөрес чыкмый гына бит! Телне тәртипкә китерер өчен тырышлык салырга туры килде. Сәхнәдән дөрес сөйләү кирәк. Фирдәвес Әхтәмова белән бергә дүрт ел дәвамында тулай торакта яшәдек. Ул миңа укый, мин аның артыннан ятлый идем. Менә шулай өйрәндем. Мәрхүм Фирдәвеснең кызы да Казанда туган бала, чатнатып татарча сөйләшә. Әни тәрбиясе, әни сөте. Барысы да анадан тора! Кем баланы тәрбияли? Әлбәттә, әни, чөнки әтисе көне-төне эштә.

– Катнаш никахта тигезлек була алмый, барыбер бер милләт мәдәнияте өскә чыга. Урыс белән татар өйләнешсә, балалары урыс булып үсә. Ә сезнең мисал моны кире кага. Ничек шулай килеп чыга?

– Атасы акыллы булды. Кайнанам – алтынга тиң шәхес. Ул гомер буена геолог булып эшләде, урыс, татар телләрен су урынына эчә, гарәпчә яза белә иде. Ачлык елларында ул кечкенә вакытында әнисе белән Арчаның бер авылында мулла йортында яшәгән. Шунда телне дә өйрәгән. Геология экспедициясенә бик еш йөргән, Урал якларына да барган. Татар авылларына урысларны кертмәгәннәр, ә кайнанамны үз иткәннәр, чөнки телне белгән, аңа ышанганнар. Менә татар телен, башка телләрне белү кешегә ничек итеп юллар ачкан! Аңа татарча хатлар язалар иде, ул аларны рәхәтләнеп укыды. Бик зыялы кеше булды.

Әлбәттә ирем акыллы булмаса, мин баламны татарчага өйрәтә алмас идем. Ул: “Что ты тут каля-балякаешь?” дип кырт киссә, баланы ничек татарча өйрәтергә? Улым ана телен – минем туган телемне белмәсә, мин үземне татар дип исәпләмәс тә идем! Сереме? Атасының – акылы, әнисенең – каешы.

Урыс театрында да эшләп алдым, әмма исемемне үзгәрттермәдем, тәхәллүс алып газапланмадым. Ничек бар, “ә” хәрефләре белән әйттеләр, әле дә шулай. Исемдәге хәрефләргә дә басым дөрес булсын дидем! Исемемне әти-әнием матур дип сайлап куйган, ничек бар, шулай яңгырасын ул.

Беләсезме, соңгы елларда барыбер яхшы якка үзгәрешләр бар. Җәмәгать транспортында йөрим – яшьләр туган телдә аралаша. Кибеткә керәм, татарча эндәшәм – татарча җавап кайтаралар. “Идел” лагерына бардым – татар телле, “Мин – татар!” дип йөрүчеләр сырып алды үземне. Камалның тамашачылар залының яртысы – яшьләр. Шөкер дим, менә шул буын чылбырын югалтмау мөһим.

XS
SM
MD
LG