Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левиафан


Андрей Звягинцев "Левиафан" фильмының Мәскәүдәге премьерасында. 28 гыйнвар 2015
Андрей Звягинцев "Левиафан" фильмының Мәскәүдәге премьерасында. 28 гыйнвар 2015

Андрей Звягинцевның “Левиафан” фильмын карамаган, аның турында үз фикерен әйтми калган кеше бик сирәк калды шикелле. Алар арасында калмыйм, мин дә үз фикеремне языйм әле.

Интернетта киң таралган төрле фикерләрне укыгач, әлеге фильмны онлайн карадым. Кино мине бик каты дулкынларды, күп уйландырды. “Левиафан”ның Оскарга тәкъдим ителүен, аннан да бигрәк, Лос-Анжелес кинотеатрларында бараганын белгәч, барып карамый булдыра алмадым.

Аны-моны уйламый татарлар белән башта бер кинотеатрга барырга сүз куешкан идек. Бу кинотеатрдагы сеанска битлетлар калмау сәбәпле, машина белән 35 минут чамасы ераклыкта яткан Энсино шәһәрчегендәге кинотеатрга билет алдык. Соңарып булса да барып җиттек, попкорн һәм литрлы савыт белән газлы эчемлек алгач кино карарга кереп чумдык.

Кино бүгенге Русия тормышын сурәтли. Гади поселок. Гади урыс гаиләләре. Һәркемнең үз кыйммәтләре, үзе табынган нәрсәләре бар. Эшсезлектән авыллар таркалган, халык йортларын ташлап, күчеп китә. Кайда баксаң да, ташландык, тәрәзәсез, кыйшайган йортлар. Еламаю юк, кояшлы күк йөзе юк. Һәркем үз эченә яшеренгән, кашлар чөерелгән, һәркем береберсен дошман итә.

Моңарчы тату, матур гаилә булган Сергеевларның яшәеше көрәшкә әверелгән. Аларның йорты торган урын-җирне шәһәр мэры чиркәүгә биргән, гаиләне күчерәләр, әмма йорт-җир өчен базар бәясе бирелми, бик очсыз хакка гына сатып алына. Николайның ата-бабаларыннан калган мирас җирен бер дә бирәсе килми, әмма системага каршы әллә ни майтара да алмый. Хәрби хезмәт вакытыннан дусты Дима бүген Мәскәү адвокаты, Коляга ярдәмләшергә кайткан. Кулында шәһәр мэрына компроматы да бар. Әмма бөтенесе челпәрәмә килә. Дима үзе дә белә: “Системага кирәк чорында мэрга беркем дә кагылмаячак”.

Фильмның бөтен эчтәлеген сөйләп торуны кирәк санамыйм. Киноны карап чыккач, җыелган татарлар тиз генә аерылып китә алымйча, кофейняга барып, фильм турында фикер алышты. Шунда галим егетебез Илдар Сәләхетдиновтан киноның Томас Һоббс “Левиафан”ы белән тәңгәл килүе турында фикер яңгырады. Өйгә кайткач, ашыгып, Һоббс әсәренә ябыштым.

Чынлыкта да фильмның төп фикере Библия Левиафанына караганда Һоббс Левиафанына якынрак шикелле. 1651 елда басылып чыккан Һоббсның әлеге әсәрендә “Кеше – кешегә дошман”, “Бөтенесенә каршы сугыш” кебек фикерләр ята. Материалист философ буларак Һоббс әхлак-әдәпнең чагыштырмача булуын ассызыклый. Әйтик, минем өчен бәхет булган әйбер, минем дошманнарым өчен бер дә бәхет була алмый. Дәүләтнең барлыкка килү теориясен тасвирлаучы бу әсәрендә Һоббс кешенең табигатьтән усал һәм явыз булуын әйтә. Беренчел, табигый халәтендә кешеләр барсы да тигез булган. Әмма үзләренең явыз табигате, якыннарын буйсындыру нияте кешеләр арасында “барсына каршы сугыш” барлыкка китерә. Шушы явызлыктан, куркынычтан саклану өчен дәүләт төзү кирәк була да. Моның өчен һәр индивидка үз ирегеннән, бөтен нәрсәгә булган хокугыннан тулысы белән баш тартып, әлеге ирек һәм хокукларны бер яки берничә кешегә тапшырасы була. Һоббс фикеренчә, дәүләтнең барлыкка килүендә менә шушы баш тарту акты ята да инде. Бөтенесе берберсенә каршы сугыш башламасын өчен дәүләтнең булуы кирәк. Дәүләт каршында кеше хокуксыз булырга тиеш. Демократия, аристократия, монархия дигән өч төрле дәүләт төзелеше арасыннан монархия гына төп максатына – гражданнарның куркынычсызлыгына ирешә ала. Аерым гражданин дәүләткә карата хокуксыз һәм әһәмиятсез булырга тиеш. Югары хакимият вәкиле, законнар чыганагы буларак, барсыннан да өстен тора, гаделме-түгелме, намуслымы-түгелме, синекеме-минекеме дигән төшенчәләрне үзе билгели. Гражданнар дәүләткә каршы бер генә очракта, дәүләт тынычлык тәэмин итә алмаса гына каршы күтәрелә ала. Анысы да, йомшарган деспотизмны яңасына алыштыру һәм кабат үз хокукларыннан шуның өчен баш тарту өчен генә. Хакимият дөньяви эшләрдә генә түгел, гыйбадәт, дин кануннарын билгеләргә дә хокуклы. Чиркәү белән дәүләт берберсеннән аерылгысыз, аларны аерырга ярамый, алар өзелмәс бербөтенне тәшкил итәргә тиеш.

Йә, таныш бит барсы да! Безнең бүгенге тормыштан ялап алган кебек.

Күренүенчә, Звягинцев “Левиафан”ын караган кеше фильмдагы тамашаның Һоббс философиясенә тәңгәлләшкәнен аңлар, мөгаен. Кинода, чыннан да, ир белән хатын, дус белән дус, ахирәтләр, хезмәттәшләр, җитәкче һәм буйсынучы – барсы да бербересенә дошман. Алар бер ният белән, бер эш өчен көрәшсә дә, нәтиҗәле эш майтара алмый.

Кино авторлары шәһәр мэры Вадим авызыннан Һоббс фикерен яңгырата. “Син – бөҗәк, – ди исерек мэр исерек Коляга, – кешечә эшләргә теләмисез, шуңа тизәктә батып ятасыз”. Коляның моңарга җавабы юк, ул аңлый – ул чыннан да бөҗәк һәм системага каршы берни эшли алмый. Тырмашып мәхкәмә юлларын таптау, чираттагы утырышларда катнашу, хакимият вәкиленә каршы гариза язу, үзенең үҗәтлеген исбат итергә маташу – мэр әйткән тизәкне эчтән болгату гына. Кинодагы һәр герой моны ачык аңлый. Фильмның бөҗәкләр катнашлыгындагы һәр кадры чарасызлык белән мөлдерәмә тулы.

Фильм чыккач, бигрәк тә “Алтын глобус”ка ия булгач, кинодагы тарих дөреслеккә тап килми, дип зык кубучылар, Русиядәге тормышны яклап чыкты. Имеш, анда алай күп эчмиләр, гомумән, фильм сценарие американ Марвин Джон Химейр тарихыннан күчерелгән, бездә мондый әйбернең булуы мөмкин түгел, кебек фикерләр ишетелде. Ә менә минем, киресенчә, фильмны интернеттан карагач, Азатлыкта дөнья күргән Рәмис Латыйпов язмасы исемә төште. Бәлки тулысы белән туры да килеп бөтмидер, әмма гади кешенең системага каршы чыгуы, көрәше, һәм нәтиҗә буларак корбан булуы – бары бездә генә бит.

Библиядә сурәтләнгән куркыныч җанвар тәсвирламасы куркыныч дәүләт Левиафанына бик тә туры килә бу фильмда. Икесе дә кеше өчен аяусыз, куркыныч. Андрей Звягинцев Библиядәге җанвар белән урта гасыр философы әсәрендәге дәүләт корылышын берләштереп, демократик дәүләттәге Кеше өчен куркыныч бер җанварны күрсәтә алган. Бу күп куллы, берничә башлы, бик хәйләкәр, усал, явыз, астыртын җанвар алдында кеше көчсез. Син каршы чыкмасаң, баш күтәрмәсәң генә яшисең, дөнья көтәсең. Өмет бер генә – әлеге җанвар демократик дәүләттә яши алмый, демократик мохиттә ул көчсез. Аңарга бары тик монархия гына кирәк. Димәк, кешеләр бераз үзгәрсә, әлеге җанварның дөмегүен көтәсе генә кала.

XS
SM
MD
LG