Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дебальцевода сугыш дәвам итә, сепаратистлар: шәһәр безнең контрольдә


Дебальцевога ут ачканнан соң шартлау
Дебальцевога ут ачканнан соң шартлау

Донецки өлкәсенең Дебальцево шәһәрендә милиция бүлеге бинасы җимерелгән, шәһәр урамнарында, тимер юл вокзалы тирәсендә сугышлар бара. Бу хакта Украина армиясе җитәкчелеге белдерә.

Сепаратистлар шәһәрнең күп өлешен үз контроленә алуны белдерә, Киев бу хәбәрне өлешчә раслый. Тәүлек эчендә Донбасста биш украин хәрбие һәлак булган, тугыз хәрби яраланган.

15 февральдән ут ачмау килешүе булуга карамастан, Дебальцевода сугыш дәвам итә. "ДНР" вәкилләре "бу безнең җирләр" дип әйтеп, утны туктатмаячакларын белдергән иде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының мониторинг миссиясенең Дебальцевога киткәне сишәмбе билгеле булды. Франция, Украина президентлары һәм Германия канцлеры шәһәрдә сугыш дәвам итүгә борчылу белдерде.

Мински килешүе шартларына күрә, бүген яклар авыр хәрби техниканы чигендерә башларга тиеш. Әмма кичә Украина армиясе һәм сепаратистлар бу гамәлгә әзер булмауларын белдерде.

XS
SM
MD
LG