Төмәндә бу атнада Татар мәдәнияте көннәре бара. Тубыл, Ялутор һәм татарлар яшәгән башка районнарда узачак дистәдән артык чара арасында күргәзмәләр, җырлы-биюле тамашалар, бәйгеләр, әдәби кичәләр һәм семинарлар бар.
24 февраль көнне Татар мәдәнияте үзәгендә "Төмән өлкәсенең яшьләр оешмаларында татар теле һәм мәдәнияте үсеше перспективалары" исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк.
Татар мәдәнияте көннәре 1 мартка кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә Ислам порталы.