Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициянең "Яз" җыены 1 март Казанда да үтәчәк


Акъярда "Урыс язы" җыены
Акъярда "Урыс язы" җыены

Кризиска каршы урам җыены Казанның Авиатөзелеш районындагы "Крылья Советов" паркында үтәчәк, дип хәбәр итте журналистларга "Прогресс" фиркасенең Казандагы координаторы Эльвира Дмитриева.

Оппозиция 1 мартта Русиянең күп шәһәрендә үтәчәк бу җыенны уздырыр өчен Казан үзәген сораган булган. Хакимиятләр үзәктә оештырырга рөхсәт итмичә шәһәр читендә берничә урын тәкъдим иткән.

Җомга көнне Калининград һәм Минеральные Воды шәһәрләрендә "Яз" чарасын оештыру эшләре белән йөргән активистлар кулга алынды.

XS
SM
MD
LG