Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьковта шартлаудан соң террорга каршы чара игълан ителде


Харьков, 2015 елның 22 феврале
Харьков, 2015 елның 22 феврале

Узган ел Мәйданда һәлак булган активистларны искә алып Харьковта узган "Горурлык йөрешендә" шартлау булып кимендә өч кеше һәлак булды, дистәдән артыгы яраланды. Прокуратура "террор гамәле" дигән эш ачып тикшерү башлады. Шәһәрдә террорга каршы чара игълан ителде.

"Горурлык йөрешләре" Украинаның берничә шәһәрендә узды. Киевтагы чарага Литва, Латвия, Польша, Германия, Грузия, Молдова, Словакия һәм Европа Берлеге президентлары килде.

2014 елның 22 февралендә Украина Югары Радасы президент Виктор Януковичны хакимияттән алды. Моңа хакимиятләрнең Европа Берлеге белән ассоциация килешүен төзүгә каршы чыгуыннан башланган урам җыеннары китерде.

"Майдан" дип аталган каршылык чаралары вакытында тәртип саклаучылар белән бәрелешләрдә 100дән артык кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG