Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Ана теле көнен билгеләде


Кырымтатарлар Ана теле көнен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:15 0:00

Кырымның төрле районнарында Ана теле көненә багышланган чаралар узды. Бакчасарайның 6нчы микрорайон китапханәсендә мәдәни чара белән бергә милли проблемнар турында сөйләшелде.

21 февральдә кырымтатар оешмалары Кырымның төрле районнарында халыкара Ана теле көненә багышланган чаралар үткәрде. Гадәттәгечә, бу чаралар кырымтатар китапханәләрендә, милли мәктәпләрдә уздырыла. АTR кырымтатар телеканалы инде берничә елдан бирле бу көнгә багышлап көн буе телемарафон үткерәп килә. Бу юлы да шулай булды. Кырымтатар теленә багышланган мондый чараларның берсе Бакчасарайда кырымтатарлар укмашып яшәгән яңа төзекләндерелгән 6нчы микрорайон китапханәсендә үтте.

Бу чарада Акмәчеттән килгән кырымтатар язучылары, "Йолдыз" әдәби журналы, Бакчасарайдагы милли мәктәп укучылары, кырымтатар балалар бакчасының балалары, җирле кырымтатар җәмәгатьчелеге катнашты. Чараны Бакчасарайдагы "Әбәдиет" ("Мәңгелек") жыр ансамбле ачып җибәрде, алар башкаруында "Ватаным Кырым" җыры яңгырады.

Чарада чыгыш ясаган язучылар Урие Эдемова, Закир Къуртнезир, Үзбәкстан, Кырым радиосында 40 ел кырымтатар тапшыруларын алып барган Сервер Бекиров, филология фәннәре кандидаты Шевкет Юнусов кырымтатар теленең хәле, аны саклап калуда милли әдәбиятның, "Йолдыз" кырымтатар әдәби журналының әһәмияте хакында сөйләдәләр.

Бакчасарай укытучылар шурасы рәисе Диляра Сеитвелиева журнал хакында сөйләп һәрбер эш бу эшне эшләп булачак үз арабыздан чыккан кешеләргә бәйле. Бер заманда "Йолдыз"ны мәйданга китерү дә бүген алдыбызда утырган кешеләрнең эшчәнлегенең нәтиҗәседер. Бүген дә без үзебез барлык эшләрне үзебез эшләргә тиешбез, кемдер килеп безнең өчен нәрсәдер эшләр дип утырырга ярамый. Шулай итеп бервакыт без Бакчасарайда кырымтатар радиосын ачкан идек, ул эшләде, ләкин кеше киткәч хәзер инде туктап калды диде ул.

Чарада кырымтатар теле хакында сөйләнгән вакытта Кырымдагы бүгенге вазгыять, кырымтатар халкының хәле, Кырымда хөкем сөргән сәяси мохит, Кырым хакимиятенә кергән кырымтатарлар мәсьәләләрен хәл итү-итмәү мөмкинлекләре хакында да сүз булды.

Гомумән алганда, чара Ана теле көне сәбәпле үткәрелсә дә, сүз бу мөһим мәсьәлә белән генә чикләнмичә, кырымтатарларның бүгенге Кырымда булган вакыйгалар турында фикер алышуы белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG