Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте яшьләр белән даими очрашулар башлады


Татарстан мөфтияте татар яшьләре белән махсус очрашулар башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

26 февральдә Казанда Татарстан диния нәзарәте үз бинасына милли җанлы татар яшьләрен җыйды. Мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев әлеге чараның максаты – татар яшьләрен берләштерү, татарлыкка йөз белән борылу дип аңлатты.

Республиканың диния нәзарәтендәге яшьләр бүлеге җитәкчесе алышыну белән мөфтиятнең татар яшьләренә игътибары артты. 26 февральдән айга ике тапкыр нәзарәт бинасында татар яшьләре белән очрашулар башланды.

Яңа форматтагы (дөресрәге, әле нинди рәвешле буласын уйлыйлар гына) беренче очрашуда нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова белән Тимергали хәзрәт Юлдашев милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә бәйле актуаль пробламнарны күтәрергә тырышты. Катнашучылар саны аз булса да, араларында төрле яшьтәге мөселманнар бар иде. Айгөл Биктимерова фикеренчә, мондый җыелу яшьләргә фикердәшләр, яңа дуслар табарга ярдәм итәчәк.

Белгәнебезчә, Шәрык клубы егет-кызлары махсус урыннары булмау сәбәпле төрле кафе-биналарда очрашып йөрергә мәҗбүрләр. Әлеге чарада катнашучылар арасында да Шәрык клубы вәкилләре күренде.

Очрашуны әңгәмә рәвешендә генә түгел, ә кызыклы викторина һәм уеннар белән алып барылды. Динне белү дәрәҗәләре тикшерелде.

"Кризис, дөнья мәшәкатьләре белән кеше үз-үзен тәрбияләүне, аралашуны оныта. Кешелекнең игътибары башкага юнәлгән. Интернет тере аралашуны туктатты. Кеше бер-берсе белән күзгә-күз карап, бер өстәл артына утырып сөйләшә алмый бит хәзер", ди мөфтиятнең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев. Ул әлеге чараның максаты – татар яшьләрен берләштерү, татарлыкка йөз белән борылу дип аңлатты. Аның сүзләренчә, яшьләргә татарча аралашу, татарча вәгазь кирәк. Урамда, гадәти тормышта татар теле кимеп бара, бигрәк тә мөселман яшьләре арасында, ди ул.

Кайчандыр Тимергали хәзрәт тә татарча начар белгән, инде хәзер рәхәтләнеп сөйләшүен, "Мин татарча яшим!", "Мин татарча сөйләшәм!" шигарләрен мөселманнар арасында да таратырга кирәклекне әйтте.

XS
SM
MD
LG