Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яз" урынына матәм


Борис Немцовның үлеменнән соң оппозиция кризиска китергән сәясәткә каршы урам җыены урынына Мәскәү үзәгендә матәм йөреше оештырырга карар итте. 50 меңнән артык кешегә җыелырга ярамый.

Русия оппозициясе 1 мартка билгеләнгән "Яз" йөрешен Мәскәү үзәгендә матәм йөреше итеп үткәрәчәген хәбәр итте. Шимбәгә каршы төндә атып үтерелгән оппозиция лидеры Борис Немцовны искә алу өчен халык көндезге сәгать өчтә Китайгород дивары янында җыелып Мәскәү үзәгенә барачак. Бу хакта шимбә иртән РПР-ПАРНАС фиркасе рәистәшләренең берсе Михаил Касьянов белдерде. Шәһәр хакимияте белән инде килешенгән, йөрешнең планы билгеләнгән. Хакимият 50 меңнән артык кешенең җыелмавын шарт итеп куйган.

Немцовны сишәмбе көнне Троекуров зиратында җирләячәкләр. Сәясәтче белән хушлашу шул ук көнне иртәнге унда Сахаров үзәгендә булыр дип планлаштырылган.

Киевта Борис Немцовны искә алырга халык Русия илчелеге каршына җыелды
Киевта Борис Немцовны искә алырга халык Русия илчелеге каршына җыелды

Бүген көне буе Мәскәүдә һөҗүм урынына чәчәк тоткан халык агыла. Петербурда яшәүчеләр Немцовны сәяси золым корбаннарына багышланган һәйкәл янына килеп искә алды. Анда 200ләп кеше килгән.

Түбән Новгородта Немцовны Кремль янында һәм университетта искә алалар. Сәясәтче 1990нчы еллар башында биредә губернатор булды һәм университетта укытты.

Ярославльдә Немцов тарафдарлары өлкә думасы каршында җыелды. Ярославль думасы депутаты булган Немцовның урынбасары Ольга Вахрина сәясәтченең көнләшүдән үтерелү ихтималын кире какты.

1 март Мәскәүдә матәм йөреше планы
1 март Мәскәүдә матәм йөреше планы

"Белүемчә, аның бөтен хатыннары һәм балалары белән аралары яхшы иде. Үз күзем белән ничә тапкырлар күрдем. Көнләшү турында монда сүз дә була алмый", диде Вахрина НТВ каналына. Немцовның беренче хатыны - Рәисә исемле Волгоград татары иде, бергә аларның Жанна исемле кызлары бар, ул журналист. Немцов беренче хатыны белән рәсмән аерылмаса да, алар 2000нче еллар башыннан бирле аерым яши.

Үтерү беренче чиратта Борис Немцовның сәяси эшчәнлеге белән бәйле дип санала. Икенче бер фараз - көнләшү диелгән иде. Сәясәтчене яхшы белгән кешеләр аңа карата соңгы вакытларда янауларның күп булганын белдерде. Аңа социаль челтәрләр аша да үлем белән яныйлар иде, диде аның ярдәмчесе.

Борис Немцов Кызыл мәйдан янында 28 февральгә каршы төндә атып үтерелде. Аңа узып баручы машинадан кимендә алты мәртәбә атылган. Сәясәтчене ул кичне күзәткән булганнар, аның кайдан чыгып кая барачагы билгеле булган.

1 март "Яз" җыены Казанда планлаштырылганча узачак.

XS
SM
MD
LG