Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мелиорацияне яңадан торгыза


Татарстан авыл хуҗалыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, республикада 2015 елда 59 ясалма күл һәм су саклагычлары яңадан торгызылачак.

Татарстан 2013 елда ук Русия авыл хуҗалыгыннан моның өчен акча алган 25 төбәкнең берсе иде. Татарстан мелиорация идарәсенең баш инженеры Альберт Зарипов Азатлыкка оешманың республикада 50 мең һектарга кадәр җиргә су сибәргә мөмкинлеге бар, дип сөйләгән иде.

1982-1990 елларда Татарстанда мелиорациянең иң чәчәк аткан вакытында 250 мең һектар җиргә су сибелгән булган.

XS
SM
MD
LG