Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Борис Немцов белән хушлашалар


Мәскәүнең Сахаров үзәгендә 28 февральгә каршы төндә атып үтерелгән сәясәтче Борис Немцов белән хушлашалар. Анда Немцов белән эшләгән оппозиция вәкилләренең барысы да килә алмады. Сак астында тотылган оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга Немцов җеназасына барырга рөхсәт ителмәде.

Мәскәүгә кайбер Европа сәясәтчеләре дә кертелмәде. Дүшәмбе кич "Шереметьево" һава аланында Европа парламентындагы Латвия вәкиле Сандра Калниете тоткарланган. Шулай ук Русияге керү тыелган Европа сәясәтчеләре исемлегендә булган Польша сенаты спикеры Богдан Борусевич килә алмаган.

Президент Владимир Путин исеменнән Немцов белән хушлашырга президентның Думадагы вәкиле Гарри Минх килгән. Немцов Троекуров зиратында җирләнәчәк.

1 март Русиянең дистәләгән шәһәрендә һәм кайбер чит илләрдә Немцовны искә алу чаралары узды. Мәскәүдә матәм йөрешендә 50 меңнән артык кеше катнашты.

Тикшерү дәвам итә. Тикшерүчеләр үтерүнең сәяси провокация, экстремистларның үч алуы, "украин эзе", көнләшү дигән версияләрен өйрәнә.

XS
SM
MD
LG