Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хатыннарының Русиядәге тормышы


Кырымтатар аналары балалары өчен борчыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:55 0:00

Узган елның 8 мартында кырымтатар хатын-кызлары сугыш һәм оккупациягә каршы урам җыеннары уздырган иде. Гөлнара Меметова һәм Сафинар Җәмилева узган бер ел турында сөйләде.

Узган елның 8 март көнендә Кырымда кырымтатар хатын кызлары үзләре яшәгән бистәләр, авыллары тирәсенәнән үтүче олы юлларга чыккан иде. Хатын-кызлар, үсмерләр, кечкенә кызлар кулларына шигарләр, кырымтатар байраклары тотып юл кырыена ярты чакрымга тезелгән иде.

Бу ел ничек узды дигән сорау белән ике кырымтатар хатынына мөрәҗәгать иттек.

Гөлнара Меметова, активист

"Милләтебезне таркатты бу бер ел. Безгә карата бик күп тискәре мәгълүмат булды. Җир мәсьәләсе тагын да кискеннәште. Акмәчеттә элекке мэрлар булганда без җирләребезне саклый идек, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итә идек. Иң изге, иң кадерле әйберебез кебек сакладык. Аннары рейдер һөҗүмнәре башланды, җиребезне алып башкаларга сата башладылар. Хәзер тагын мәхкәмәләрдә йөрибез.

Балаларыбызга мөнәсәбәт үзгәрде. Телебезгә, мәдәнияткә мөнәсәбәт үзгәрде. Телебез дәүләт теле дип саналса да, кайвакыт татарча язылган документларны урысча язып китерергә кушалар. Кайдадыр музыканы сүндереп куярга кушканнар. Без төп халык булсак та, хакимиятләр безне мыскыл итәргә сәбәпләр таба.

Эшсезлек – аерым бер авыр тема. Кызлар, егетләр, туган илләрендә эшләп аның төрле тармакларына үз өлешләрен кертү урынына югары белем алган акыллы, тырыш яшьләребез кырымтатарлар ачкан кибетләрдә сату итә. Башка урыннарга алмыйлар аларны, чөнки аларның башка мөмкинлеге юк".

Сафинар Җәмилева, Мостафа Җәмилевның җәмәгате

"Бернинди дә яхшылык көтмәдек. Оккупациядән куркуларыбыз барысы да тормышка аша бара. Ярымутрауга моңарчы күрелмәгән санда хәрбиләр, техника китерелде. Тирә-якта шулар булганда Кырым халкы яхшылыкка өмет итә алмый. Әмма бүгенге максатыбыз – милләтебезне, балаларыбызны, гаиләбезне саклау. Берничек тә Кырымнан китмәү. Безнең монда калуыбыз ул инде үзе каһарманлык".

XS
SM
MD
LG